Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Урамнарны яктырту буенча референдум үткәрелде

3 февральдә үткән референдумда район халкы авыл урамнарын яктырту мәсьәләсенә үз мөнәсәбәтен белдерде.

Авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышларында ел саен халык урамнарга яктырткычлар кую проблемасын күтәрә. Бу мәсьәлә үткән елларда пилот проекты буларак Базарлы Матак авыл җирлегендә референдум үткәреп хәл ителгән иде - Базарлы Матак һәм Түбән Биктимер авыллары урамнары халыктан җыелган үзара салым средстволары хисабына яктыртыла башлады. Узган якшәмбедә районның барлык авыл җирлекләрендә урамнарны яктырту өчен халыкка үзара салым салу мәсьәләсе буенча референдум үткәрелде. Анда тавыш бирүгә хокукы булган әлкилеләрнең 77,6 проценты катнашты. Шуларның 82,2 проценты үзара салым салуга ризалыгын белдереп тавыш биргән. Референдумда закон бозу фактлары теркәлмәгән.

"Ел укытучысы" кем булыр?
Район мәктәпләрендә хәзер "Ел укытучысы" бәйгесенең куст ярышлары бара.
Ун куст буенча җиңү яулаган укытучылар февральнең икенче яртысында бәйгенең муниципаль этабында көч сынашачак. Исегезгә төшерәбез: узган ел районда "Ел укытусысы" исемен Базарлы Матак урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Оксана Буланкина яулаган иде.

Антон - олимпиада призеры
Иске Матак урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Антон Леонтьев физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призеры булды.
Антонның укытучысы Михаил Леонтьев призерны бәйгегә әзерләгән өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Региональ олимпиада 22-25 гыйнварда Казанда узды.

Ике никахка - бер аерылышу
Гыйнвар аенда туган балалар хисабына район халкы 8 кешегә арткан.
Узган айда 10 пар гаилә корган, 5 пар аерылышкан, 32 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән. Чагыштыру өчен: 2012 елның гыйнварында 18 бала туган, 5 пар өйләнешкән, 30 кеше үлгән, аерылышучылар булмаган.

Өчесе дә беренчеләр
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 2 кыз, 1 малай дөньяга килгән.
Нарасыйларның барысы да - гаиләдә беренче балалар.

Игезәк шатлык
Чуаш Кичүендә яшәүче Вәлиевлар гаиләсендә үткән атнада 2 игезәк кыз туды.
Авылның табиблык амбулаториясе мөдире Радик белән укытучы Гөлнараның хәзер 5 балалары булды. Моңарчы гаиләдә аларның үз кызлары һәм тәрбиягә алган ике балалары үсә иде. Игезәк кызлар - Чуаш Кичүе авыл җирлегендә бу елның әле беренче бәбиләре. Былтыр җирлектә 14 бала туган булган.

Күрше авыл концерт күрсәтә
Авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре бер-берсенә йөреп концертлар куялар.
Кышка кергәннән бирле авыл халкы концертлар карап кинәнә. Яңа концерт программасын үзләрендә күрсәткәннән соң үзешчән артистлар башка авылларга "гастрольләргә" чыгып китәләр. Үткән атнада, әйтик, алпарлылар Ташбилге мәдәният йортын гөрләткән, Борискино талантлары Чуаш Шәпкәсе халкына җыр-биюләрен бүләк иткән., апаклылар Югары Әлморзада концерт куйган. Район мәдәният йорты үзешчәннәре исә күрше Спас районының Кузнечиха авылында сәхнә тотканнар. Клублар тамашачылар белән тулы була. Билет бәяләре дә арзан, юл чыгымнарын капларлык кына.

Өй ремонты өчен түләмәүчеләр бар
РФ Торак кодексы нигезендә, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өйләрендә капиталь ремонт үткәрү чыгымнарын түләүдә взнос кертү юлы белән катнашырга тиешләр.
Татарстанда күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә торакның гомуми мәйданының 1 кв. метрына 5 сум исәбеннән взнос түләү каралган. Бу түләүләр тулысынча башкарылган өйләргә генә республика һәм федераль бюджеттан капиталь ремонт өчен финанс ярдәме бүлеп биреләчәк. Районда күп фатирлы йорларда яшәүчеләрнең күпчелеге әлеге взносны даими түләп килә. Шул ук вакытта әлеге кагыйдәне үтәмәүче фатир хуҗалары да бар. Газетаның киләсе саннарында бурычларын түләмәүчеләрнең исемлеге бастырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олимпиада