Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ураза гаетен бәйрәм иттеләр

Якшәмбе көнне мөселманнар Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен олылап бәйрәм иттеләр.

Авыл мәчетләрендә Гает намазлары укылды, имамнар вәгазь сөйләделәр. Гает намазларында район җитәкчеләре дә катнашты. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Татар Борнае, Төгәлбәй һәм Абдул Салман авыллары мәчетләрендә булып, мөселманнарны бәйрәм белән котлады.

Тиешенчә сакласаң, озак эшләр

Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә кыр эшләреннән бушаган техниканы кышкы саклауга куя башладылар.

Хуҗалыкларда машина-комбайннарны, аларның детальләрен ачык һавада, түбә астында һәм ябык бинада саклыйлар. "Хузангай" кооперативында, "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятенең «Үзәк Әлки» идарәсе отрядларында әлеге мөһим чарага тиешле игътибар бирелә. Шул ук вакытта техника сакланасы парк мәйданнарын чүп-чардан, биек булып үскән үләннән чистарту, коймаларның төзеклеген тәэмин итү дә - катгый таләп. Тиешенчә саклауга куелган техниканың хезмәт итү вакыты озынаюны һәр механизатор һәм инженер-механик исендә тотарга тиеш.

Бер генә бөртек

Узган атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз дөньяга килде.

Район юлларында

Үткән атнада район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары салмыш хәлдә автотранспорт белән идарә иткән 3 йөртүчене тоткарладылар.

Атна дәвамында хәвефсезлек каешларыннан файдалану кагыйдәләрен бозуның 15 очрагы һәм балаларны машинада махсус утыргычларсыз йөртүнең 5 очрагы ачыкланды.

"Чишмә" төзекләндерелә

Ташбилгедәге "Чишмә" балалар бакчасын капиталь төзекләндерү дәвам итә.

Бинаның түбәсе алыштырылган, стеналары сайдинг белән тышланган, инде идән-түшәм алыштырыла, эчке бизәү эшләре башкарыла.

"Чишмә"нең тирә-ягын матурайтуда мәктәп һәм бакча хезмәткәрләре дә актив катнаша.

Күмәкләп тотынгач

Урта Әлки халкы бу җәйдә авыл зираты тирәсен өр-яңадан тотып алганнар.

Әлеге игелекле эштә аларга Әлмәттә яшәүче райондашыбыз Хәбибуллин Әнәс булышкан. Ә Әхмәдуллин Вахит, Вәлиев Нуретдин, Гарифуллин Идрис һәм башкалар тимер сетка сатып алуны, халыктан моның өчен акча җыюны, койма тотуны оештырып йөргәннәр.

Бушлай чакта әзерләп калыгыз

Игеннәре җыеп алынган басуларны саламнан чистарту өчен аны тиздән яндыра башлаячаклар.

Шуңарчы авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәркемгә саламны кырдан бушлай алып китәргә тәкъдим итәләр.

Бозауларны урлыйлар

Үткән атнада район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 7 җинаять теркәлгән һәм "кайнар эздән" ачылган да.

Җинаятьчеләрнең барысы да - караклар: Кәчи һәм Чуаш Кичүе терлекчелек комплексларыннан 6 бозауны, Йолдыздан берне урлаган алар.

Полиция хезмәткәрләре шулай ук күп итеп марихуана (кыргый киндер) хәзерләгән ике кешене тоткарлаганнар.

Тренерлар да өйрәнә

Узган атнада Чуаш Кичүе мәктәбе базасында районның физкультура укытучылары, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренерларының семинары булып үтте.

Балаларны укыту-тәрбияләү буенча тәҗрибә уртаклашкач, яңа методикалар турында сөйләшкәч, укытучы-тренерлар спортның кайбер төрләре буенча ярышлар да оештырганнар.

Вакансияләр ярминкәсе

Район халык мәшгульлеге үзәге эш бирүчеләр белән берлектә 27 августта 10 нан 14 сәгатькә кадәр эш урыннары вакансиясе ярминкәсе үткәрә.

Ярминкә үткәрү урыны: Базарлы Матак ав., Совет ур., 8. Белешмәләр өчен тел.: 2-15-81; 2-15-89.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ураза