Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Урман маллары өчен хәзерләнгән барлык бөртек катнашмасының 40 тоннасы “Көньяк” хуҗалыгы тырышлыгы белән булдырылды

Җәнлек-хайваннар кышын ач булмасын өчен урман хезмәткәрләре, аучылар һәм егерьләр көзеннән алар өчен азык запасы хәзерләп куялар. Узган көздә шул максатта 42 тонна бөртек катнашмасы, 20 тонна ашлык калдыклары, 9 тонна печән, 300 пар яфрак себеркесе хәзерләнгән. Әлеге азыкларны салу өчен урманнарда өсте ябулы 100 дән артык махсус урын, шулай...

Җәнлек-хайваннар кышын ач булмасын өчен урман хезмәткәрләре, аучылар һәм егерьләр көзеннән алар өчен азык запасы хәзерләп куялар.

Узган көздә шул максатта 42 тонна бөртек катнашмасы, 20 тонна ашлык калдыклары, 9 тонна печән, 300 пар яфрак себеркесе хәзерләнгән. Әлеге азыкларны салу өчен урманнарда өсте ябулы 100 дән артык махсус урын, шулай ук 150 мал тозы кую урыны булдырылган. Кышын бит җәнлек-хайваннарга ашамлык табу авырлаша. Пошилар, кабан дуңгызлары, кыр кәҗәләре кешеләр ясаган әлеге азык урыннарын беләләр, шунда килеп тамак туйдырып китәләр. Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, "Алексеевскдорстрой" ААҖ карамагындагы "Көньяк" аучылык хуҗалыгы әлеге эшләрне аеруча әйбәт башкара икән.

-Урман маллары өчен хәзерләнгән барлык бөртек катнашмасының 40 тоннасы "Көньяк" хуҗалыгы тырышлыгы белән булдырылды. Алар печәнне, бүтән азыкларны да мулдан хәзерли, җәнлекләрнең баш санын җайга салу, браконьерларга каршы көрәшү эшләрен дә зур җаваплылык белән алып бара, -ди А.Ерусланов. -Ә менә районның аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте бу җәһәттән тәнкыйтькә лаек. Җәнлек-хайваннар өчен азык хәзерләүдә дә аларның өлеше бик аз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев