Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Урманнар чистартыла

Әлкилеләр "Татарстанның чиста урманнары" акциясенә актив кушылдылар.

Әлеге акция 15 апрельдән 15 июньгә кадәр дәвам итә. Бу атна башында Әлки лесничествосы хезмәткәрләре кабат урманнарны җыештырырга чыктылар. Базарлы Матак, Чуаш Кичүе, Кара елга һәм Юхмачы урманчылыклары эшчеләре үзләренә беркетелгән урман биләмәләрен һәм посадкаларны корыган агачлардан, көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар. Файдалануга яраклы корган агачларны исә утынга кисеп штабельләргә өйделәр. Урманнарны чистартуда быел район учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре дә катнаша.

Министр киңәшчесе районга килде
Районда ТР Эчке эшләр министры киңәшчесе, ветераннар оешмасы рәисе Евгений Гатцук булып китте.
Отставкадагы милиция полковнигы район эчке эшләр хезмәткәрләре һәм ветераннары белән очрашты, алар белән полиция хезмәткәрләренә карата куелган таләпләр (дисциплина, яшь кадрлар белән эшләү, кеше хокукларын өстен кую һ.б.) турында сөйләште. Евгений Николаевич бер төркем милиция (полиция) ветераннарына җәмәгать тәртибен саклауда, яшь кадрларны тәрбияләүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. Ул шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин белән очрашты, туган якны өйрәнү музеенда булды.

Бер генә бөртек
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.

Теннисчылар - республика беренчелегендә
Иске Матак урта мәктәбе укучыларыннан торган район җыелма командасы 25 майда өстәл теннисы буенча республика беренчелегендә чыгыш ясады.
Ярышларда 2002 елда туган һәм аннан кечерәк балалар катнашты. Мондый масштабтагы бәйгедә беренче мәртәбә чыгыш ясасалар да, теннисчыларыбыз иң көчле 20 команда арасына керә алдылар. Аларны ярышларга ДЮСШ тренере Михаил Леонтьев әзерләде.

Конкурста үзләрен күрсәттеләр
Яр Чаллы шәһәрендә "Куркынычсыз тәгәрмәч -2012" республика конкурсы үткәрелде.
Аларда төрле районнардан 50 команда катнашты. Түбән Әлки урта мәктәбе командасы (җитәкчесе Рәфис Билалов) безнең район данын яклап уңышлы чыгыш ясады һәм призлы урын яулады. Укучылар мактау грамоталарына һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.

Дуңгызларга африка чумасы яный
Илдә дуңгызларның африка чумасы буенча эпизоотик хәл һаман киеренке булып кала.
Бу хакта Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе хәбәр итә. Ел башыннан бирле дуңгызларда бу куркыныч чир Краснодар краенда, Тверь, Волгоград, Тула, Новгород өлкәләрендә, Карелия, Калмыкия республикаларында теркәлгән. Республикабызда дуңгызлар асраучы кайбер крестьян-фермер хуҗалыкларын тикшерү ветеринар-санитар кагыйдәләрнең бозылу фактларын ачыклаган. Әйтик, дуңгызларны тиешле термик эшкәртү үткәрмичә ашханәләрдәге ашамлык калдыклары белән тукландыру очраклары һ.б.мәгълүм булган. Ә бит мондый бозулар африка чумасы вирусы үтеп керүгә һәм таралуга китерергә мөмкин. Дуңгыз асраучылар тиешле кагыйдәләрне истә тотарга һәм тайпылышсыз үтәргә тиешләр. Африка чумасының үтә куркыныч чир булуын онытмыйк!

Бизнес мәсьәләләре буенча конференция
6 июньдә районда "Яңа бизнеска нигез салу һәм гамәлдәгесен модернизацияләү" темасына конференция була.
Анда бизнесның актуаль һәм табышлы юнәлешләренә күзәтү, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы грантлары, ташламалы кредитлар, отышлы лизинг, бүгенге бизнес үсешендә иҗтимагый оешмаларның роле кебек мәсьәләләр каралачак. Конференциядә "Бизнес-проект 24" компаниясе (грантлар, кредитлар алу өчен бизнес-планнар төзү), "Деловая Россия" иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге, Татарстан банклары, лизинг компаниясе катнаша.
Конференция район мәдәният йортында була, 10.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МВД