Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Устав белән танышыгыз

    Әлки муниципаль район советының утдүртенче утырышында муниципаль районның Уставы кабул ителгән иде.

    Устав Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсендә дәүләт теркәве үтте. Теләге булган һәркем район Уставы белән интернеттагы Alkeevskij.tatar.ru рәсми сайтына кереп таныша ала.

    Кемдер күбрәк җыя, кемдер азрак
    Шәхси секторда асралучы сыерлардан 20 июньдә барлыгы 19388 килограмм сөт хәзерләнгән. Бу үткән елның шул ук көне белән чагыштырганда 1577 килограммга артыграк булса да, 19 июньдә җыелган сөттән 3768 килограммга кимрәк.
    Иң күп сөт Иске Салман авыл җирлегендә хәзерләнгән: шәхси хуҗалыклар бер көндә 3320 килограмм сөт тапшырганнар. Икенче урында - Чуаш Кичүе авыл җирлеге (1720 кг), алардан Түбән Әлки (1532 кг), Салман (1446 кг), Иске Чаллы (1414 кг), Иске Камка (1293 кг) авыл җирлекләре бераз калыша. Ә иң түбән күрсәткеч - Түбән Кәчи авыл җирлегендә: йорттан-йортка йөреп тә хәзерләүче нибары 135 килограмм сөт җыя алган! Әле анысы да алдагы ел белән чагыштырганда 72 килограммга, алдагы көннекенә карата 10 килограммга кимрәк!

    Химикатлар кулланачаклар
    "Хузангай" авыл хуҗалыгы кооперативы 22 июньнән башлап борчак чәчелгән кырларны агулы химикатлар белән эшкәртә башлый. Умарта асраучылар бөҗәкләрне саклау чарасын күрсеннәр иде.

    Светофорда кунакта
    20 июньдә Балалар иҗаты йортында кече сыйныф укучылары, мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләр, Базарлы Матакның балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар өчен Казанның Яшь тамашачы театры спектакль куйды. "Светофорда кунакта" дип аталган элеге спектакльне балалар кызыксынып карадылар, ахырдан викторина сорауларына җавап бирделәр, бүләкләр алдылар.

    Медаль белән бүләкләнделәр
    Бер төркем әлкилеләр 2010 елда үткәрелгән Бөтенроссия халыкны исәпкә алуда актив катнашкан өчен махсус чыгарылган медаль белән бүләкләнделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: