Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Уттан ничек исән-имин котылырга?

konibodom.ru Соңгы елларда сирәгәйсәләр дә, көнкүрештә янгыннар чыгып тора. Әгәр шундый бәлага юлыксагыз, өегез янып китсә, нишләргә? Уттан ничек исән-имин котылырга? Өй эчендә ут чыкса, тәрәзәне ачарга ярамый, чөнки кислород янгынга көч-куәт өсти. Тизрәк балаларны, әби-бабайларны куркынычсыз урынга озатыгыз һәм янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз (телефон 01, 2-23-91). Электрны, газны өзегез. Ә...

konibodom.ru
Соңгы елларда сирәгәйсәләр дә, көнкүрештә янгыннар чыгып тора. Әгәр шундый бәлага юлыксагыз, өегез янып китсә, нишләргә? Уттан ничек исән-имин котылырга?
Өй эчендә ут чыкса, тәрәзәне ачарга ярамый, чөнки кислород янгынга көч-куәт өсти. Тизрәк балаларны, әби-бабайларны куркынычсыз урынга озатыгыз һәм янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз (телефон 01, 2-23-91). Электрны, газны өзегез. Ә ут чыккан җиргә су сибегез. Төтенле бинада үрмәләп я иелеп, авыз-борынны юеш чүпрәк белән каплап йөрергә кирәк. Кешенең киеменә ут капса су сибеп я палас, куртка, пальто ишеләр белән каплап, утны сүндерегез. Утлы өйдән чыгып котылуның юлы бер генә - тәрәзәдән сикерү икән, башта җиргә матрас, мендәр кебек сикереп төшүнең нәтиҗәсен йомшартырдай әйберләр ташлагыз. Ут белән сак булыгыз. Аңа каршы көрәшкә караганда, янгынны булдырмау ансатрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев