Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа ел яллары кыскарамы?

    valeriek.diary.ru Гыйнварда ял көннәрен кыскартырга кирәк. Россия Дәүләт Думасындагы ЛДПР депутаты Алексей Диденко шундый канун проекты әзерләгән. Алар 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр ял итүне дә бик җиткән, дип саный. Канун проектын әзерләгән депутат өстәмә ял көне итеп 7 гыйнварны тәкъдим иткән. Депутат фикеренчә, ялларны кыскарту россия халкының гаилә бюджетын...

    valeriek.diary.ru

    Гыйнварда ял көннәрен кыскартырга кирәк. Россия Дәүләт Думасындагы ЛДПР депутаты Алексей Диденко шундый канун проекты әзерләгән. Алар 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр ял итүне дә бик җиткән, дип саный.

    Канун проектын әзерләгән депутат өстәмә ял көне итеп 7 гыйнварны тәкъдим иткән. Депутат фикеренчә, ялларны кыскарту россия халкының гаилә бюджетын һәм сәламәтлеген саклап калырга булышачак. Чөнки озакка сузылган бәйрәм көннәре кешенең хәл-әхвәлен какшата. Үзенең хаклы булуын исбатлап, депутат башка илләрдә моның кадәр озак ял итмәүләрен мисалга китерә.

    Реклама

    intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: