Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Юхмачы хастаханәсендә ремонт башланды

serpuhov.ru Юхмачы участок хастаханәсендә төзүчеләр зур ремонт эшләренә керештеләр. Әлеге хастаханә бинасын ремонтлау быел республика программасына кертелгән. Биредә 5 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылачак. Төзүчеләр тәрәзә-ишекләрне алыштырачак, санузел системасы һәм вентиляция юллары яңабаштан эшләнәчәк. Электрүткәргечләр яңартыла башлады инде. Заманында әлеге хастаханә бинасын төзү бик озакка сузылган иде. Ремонтчылар исә яңарту...

serpuhov.ru

Юхмачы участок хастаханәсендә төзүчеләр зур ремонт эшләренә керештеләр.

Әлеге хастаханә бинасын ремонтлау быел республика программасына кертелгән. Биредә 5 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылачак. Төзүчеләр тәрәзә-ишекләрне алыштырачак, санузел системасы һәм вентиляция юллары яңабаштан эшләнәчәк. Электрүткәргечләр яңартыла башлады инде.

Заманында әлеге хастаханә бинасын төзү бик озакка сузылган иде. Ремонтчылар исә яңарту эшләрен тиз тотарга уйлыйлар. Шуңа да монда берьюлы берничә бригада эшкә керешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X