Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Үзәк басмаларга язылу тәмамлана

Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе ахырына якынлашып килә, чөнки почта бүлекчәләрендә 15 декабрьдән соң үзәк басмаларга подписка рәсмиләштермәячәкләр.

Атна башына район халкы 15418 данә газета-журналга язылырга өлгергән. Шуларның 6095 данәсе - "Әлки хәбәрләре" һәм "Алькеевские вести".

Бердәнбер
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз дөньяга килде.

Төлкеләрне вакциналау үткәрелде
Район территориясендә төлкеләрне котыру авыруына каршы вакциналау эшләре башкарылды.
Быел бездә төлкеләрдә котыру авыруының 5 очрагы теркәлде. Мондый хәлләр Яңа Баллыкүл, Чиябаш, Яңа Әнҗерә авылларында һәм ике мәртәбә Базарлы Матакта күзәтелде. Җәнлекләр һәм хайваннарга гына түгел, кешеләр өчен дә гаять куркыныч булган котыру авыруын киметү йөзеннән шушы арада төлкеләрне вакциналау үткәрелде. Вакцина аларга азык белән бирелә. Ветеринария берләшмәсе белгечләре аучылар һәм егерьләр ярдәме белән бөтен район күләмендә әлеге эшне башкардылар. Вакцина ит һәм кан кушып ясалган азык составына кертелгән. Тыштан шоколадка охшаган бу азыкны җир өстенә 1 кв. километрга 20 данә исәбеннән куеп чыгалар, ул җәнлекләрне үзенә җәлеп итә, "чакырып китерә". Районда барысы 18 мең доза вакцина кулланылды.

Юлда һаман кагыйдә бозалар
Район юлларында узган атнада руль артына исерек килеш утырган 3 йөртүче тоткарланды.
Гомумән алганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 28 очрагы теркәлде, 1 юл-транспорт вакыйгасы булды.

Егетләрне армиягә озаталар
Түбән Әлки авыл җирлегеннән көзге чакырылыш буенча армиягә 6 егет алына.
Аларның икесен инде хәрби хезмәткә озатканнар да. Ямалетдинов Наил югары уку йортын, ә Шаһиев Рафаэль Алексеевск аграр көллият филиалын тәмамлап, белгечлек алырга өлгереп киткәннәр армия хезмәтенә.

Казначылык бинасын төзекләндерәләр
ТР Финанс министрлыгы казначылык департаментының төбәк бүлекчәсе бинасында эчке төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.
Бинада идәннәргә керамик плитка, ламинат җәелгән, стеналар матур итеп буялган, ишекләр алыштырылган. Яңа керү ишекләре дә куелачак. Ремонт эшләрен республика бюджеты финансланган.

Эшмәкәрләрдән - спорт сөючеләргә
Шәхси эшмәкәр Гатауллин Радик яшь боксчыларга спорт киемнәре, шлем һәм бокс перчаткалары сатып алу өчен 10 мең сум акча биргән.
Югары Әлморзада туып үскән Исмәгыйлев Рамил дә спорт сөючеләргә ярдәм күрсәтеп тора: ул "Алинә" спорт залына видеокүзәтү аппаратурасы урнаштыруда, көрәшчеләр өчен мат сатып алуда булышкан, бу арада тагын 5 мең сум акча биргән.

Пенсионерларга "Ачык ишекләр көне"
14 декабрьдә "Россия Саклык банкы" ААҖ 4678 нче Алексеевск бүлеге 4678/033 өстәмә офисы пенсионерлар өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә.
Офисның адресы: Базарлы Матак ав., Совет ур., 2.

Соңгы тапкыр өч сан кабатлана
Бүген үзенчәлекле дата - 2012 елның 12 нче аеның 12 нче көне.
Атна уртасы булса да, бүген туй үткәрүчеләр күп икән. Республикада ЗАГС бүлекләренә шактый каризалар кергән. Район ЗАГС бүлегендә әйтүләренчә, бездә бүген язылышучылар юк. Узган ел бу матур дата (11.11.11) җомгага туры килгән иде, районда ул көнне ике пар гаилә корган. Әйтергә кирәк, 12 декабрь - бу гасырда өч сан да кабатлана торган даталарның соңгысы.

"Уңыш" җәмгыяте Әлкигә рәхмәтле
Республиканың "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүтовтан район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга Рәхмәт хаты килде.
"22-25 ноябрьдә Базарлы Матакта авыл районнары ир-атлар командалары арасында мини-футбол чемпионатының финал ярышлары үтте. Бәйгене югары оешканлык белән үткәрүдә зур ярдәм күрсәтүегез, спортчыларны тукландыру, яшәтү, ә иң мөһиме, әйбәт ял иттерү өчен барлык шартларны да тудыруыгызга ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезнең районның спорт мәйданчыкларында алга таба да спорт-савыктыру чаралары үткәрергә өметләнәбез. Шәхсән сезгә һәм авыл кешеләре өчен чын спорт бәйрәме үткәрүдә катнашкан барлык хезмәткәрләрегезгә зур рәхмәт. Әлки спортчыларының Татарстан, Россия һәм дөнья спорт ареналарында зур казанышларга ирешүләрен телибез",-дигән сүзләр бар Рәхмәт хатында.

50 миллион сум - өстәмә керем
Алдагы 10 көндә шәхси хуҗалыклардан 104,6 тонна сөт хәзерләнгән.
Әлеге күрсәткеч 2011 елның шушы чоры белән чагыштырганда 8740 килограммга югарырак. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре әйтүенчә, терлекләрне кышкы асрауга күчерү белән бәйле тотрыксыз чор тәмамланып, сөт савып алу һәм аны реализацияләү арта башлаган. Гомумән алганда, Борискино, Иске Матак һәм Яңа Үргәгар авыл җирлекләреннән кала бөтен җирдә дә сөт хәзерләү күләме арта бара. Әйтик, ноябрьнең соңгы декадасы белән чагыштырганда, Түбән Әлки авыл җирлегендә арту 118 кг, Апакта -53 кг, Иске Салман һәм Иске Камка җирлекләрендә 40 кг тәшкил итә.
Быелның 11 аенда әлкилеләр, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөт тапшырып, 50 млн. 542 мең сум акча эшләгәннәр, ягъни һәр сыер хуҗасына 16820 сум акча "эшләп биргән".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алькеевские вести