Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Чисталык урнаштырыйк!

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге Татарстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

"Хөрмәтле татарстанлылар! Безнең республикада күптәннән инде шундый традиция яши: яз җиткәч һәркем шәһәрләребез һәм авылларыбыз урамнарында чисталык, тәртип урнаштыру эшенә кушыла. Шимбә өмәләре чын хезмәт бәйрәмнәренә әверелде, алар безнең уртак йортыбыз Татарстанны ямьләндерәләр, матурлыйлар.

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге сәяси һәм иҗтимагый оешмаларга, предприятиеләр һәм учреждениеләр коллективларына, мәктәп балаларына һәм студентларга, Татарстанның барлык халкына мөрәҗәгать итә - әйдәгез бергәләп скверларыбызга һәм паркларыбызга, ишегалларына, подъезларга хуҗаларча карыйк, әйдәгез аларны бергәләп җыештырыйк һәм гомумреспублика язгы икеайлыкта һәм 28 апрельдә булачак шимбә өмәсендә катнашыйк!

Бергәләп без үзебезнең зур йортыбызны - урамны, авылны, шәһәрне - чистарак һәм ямьлерәк кенә түгел, хәвефсезрәк тә ясый алабыз. Туган якның иминлегенә, чәчәк атуына юнәлтелгән тырышлыгыбыз республикабызның уңышлы үсеше һәм иртәгәсе көнгә ышаныч нигезе булсын!"

Узган шимбәдә Базарлы Матактагы Хәтер аллеясын һәм аның тирә-юнен җыештыру буенча өмә үткәрелде.

Өмәдә әфганчы егетләр, локаль сугышларда катнашкан сугышчы-интернационалистлар эшләде. "Боевое братство" ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов әйтүнчә, мондый өмәләр даими рәвештә оештырылачак. Тиздән Хәтер аллеясы чәчәкләргә күмелер. Тыныч тормышта сугыш ачысын күргән якташларыбыз хөрмәтенә булдырылган бу аллея һәрчак чиста, төзек булыр, күзне иркәләп торыр.

Матбугатка язылу башланды

1 апрельдә 2012 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу башланды.

Хөрмәтле әбүнәчеләребез! Район газетасына язылу бәясе үзгәрмәде. "Әлки хәбәрләре"нә алты айга сез 260 сум 58 тиеннән языла аласыз, оешмалар өчен ярты елга язылу бәясе 270 сум 60 тиен тәшкил итә.

Эш урынында бәла-каза булмасын

Халыкара хезмәт оешмасы 28 апрельне Бөтендөнья хезмәтне саклау көне дип игълан итте.

Әлеге акциянең максаты - хезмәтне саклау, производствода бәхетсезлек очракларын һәм профессиональ чирләрне булдырмый калу проблемасына дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итү. Районыбызда да бу мәсьәлә зур игътибар сорый. Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан төрле чаралар үткәрү күздә тотыла.

Карак кулга алынды

Юхмачы авылында берәү авылдашының йортыннан бакыр электрүткәргеч чыбыклар һәм савыт-саба урлаган.

Вакытлыча йортын калдырып китеп торган хуҗа өенә кайткач анда карак булганлыгын ачыклый. Полиция хезмәткәрләре ярдәмендә угры кулга алынган.

Милли календарь төзегән

Карга мәктәбенең тугызынчы класс укучысы Рәмзил Гайнетдинов, яшьләрнең Х Каюм Насыйри исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында катнашып, III дәрәҗә диплом алып кайтты.

Ул әлеге укуларда үзенең "Татар милли календаре" проекты белән катнашты - егет 2025 елга календарьның берничә битен эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: