Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Чистарыныр чак җитте

20 апрельдә республикабызда санитар чистарту-җыештыру буенча өмә оештырыла.

Һәр елны үткәрелә торган традицион язгы өмә быел 20 апрельгә билгеләнде. Ә аңа чаклы кар астыннан чыккан чүп-чарны, санкциясез чүплекләрне җыештыра башларбыз. Бердәм өмә көненә әзерләнә торырга да вакыт бар. Районда язгы өмәләр ел да халыкның зур активлыгы белән үтә иде. Урамнарга һәм тыкрыкларга, юл буйларына, бакча-паркларга агач үсентеләре утырту, койма-киртәләрне яңарту, буяу кебек эшләрне алдан планлап, әзерлек чаралары күрү зарур.
Әлегә исә һәр оешма, учреждение, предприятие үзенә беркетелгән территорияне, урамнарны, юл буйларын җыештыра башлады. Халык та акрынлап үз өе тирәсен тәртипкә китерүгә алынды.

Арзанракка язылып калыгыз
11-21 апрель көннәрендә Россия почтасы әбүнәчеләр декадасы үткәрә.
Ун көн дәвамында сез 2013 елның икенче яртыеллыгына күп кенә газета-журналларга арзанрак бәяләрдән языла аласыз. Ташламалы подпискага эләккән матбугат чараларына уртача 10 процентка арзангарак язылырга мөмкин булачак. "Әлки хәбәрләре"нә ярты елга язылу бәясе 285 сум торса, әбүнәчеләр декадасы чорында сез район газетасына 270 сум 78 тиенгә язылып кала аласыз.

Редакция бүләк тарата
1 апрельдән 2013 елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу башланды.
"Әлки хәбәрләре" газетасы редакциясе язылу барышында күп кенә призлар тапшырырга ниятләп тора. Район газетасына язылган 3-4-5-6 меңенче әбүнәчеләребез истәлекле бүләкләргә ия булачак. Шулай ук район газетасына яздыру буенча планнарын беренче булып үтәгән һәм узган подписка белән чагыштырганда газетага яздыруны яхшырткан почта хезмәткәрләренә дә бүләкләр тапшырылачак.

Мартта ничек яшәдек?
Узган айда районыбызда 14 бала дөньяга килгән, 6 пар никахлашкан.
Ни аяныч, бер ай эчендә 33 райондашыбызның гомере өзелгән, 4 гаилә таркалган. Чагыштыру өчен: 2012 елның март аенда 15 бала туган, 8 туй булган, 24 кеше үлгән, 3 пар аерылышкан.

Рәфәс Билалов шәкертләре - беренчелектә
Нурлат шәһәрендә узган "Яшь йөртүче-2013" республика бәйгесендә Түбән Әлки мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады.
Әнисә Фәттахова һәм Алмаз Билалов "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү" номинациясендә республиканың 29 командасы арасында беренче урынны яуладылар. Аларның остазлары - Рәфәс Билалов.

Малайлар атнасы
Апрельнең беренче атнасында район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә өч малай дөньяга килгән.
Иске Алпарда яшәүче Сайра Ражабова дүртенче баласын тапкан.

Тукай көннәрендә шигърият бәйгесе
29 апрельдә район мәдәният йортында "Тукайның тылсымлы дөньясы" дип аталган конкурс үткәреләчәк.
Исеменнән үк аңлашылганча, ул бөек шагыйребез иҗатына багышлана. Конкурста 16 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Конкурсантлар сәхнәдән сәнгатьле итеп Габдулла Тукай шигырен укып күрсәтергә тиеш. Шигырьләрнең татарчасын да, русчасын да сөйләргә, чыгышларны музыка белән бизәргә дә була. Конкурста катнашырга теләүчеләр район мәдәният йортына заявка тапшырсыннар иде.

Исерек кулында пычак
6 апрельдә Югары Әлморза авылында хатыны иренә кухня пычагы белән кадаган.
Яраланган ир хәзер район үзәк хастаханәсендә дәвалана. Чуаш Борнае авылында 7 апрельдә төнге сәгать икедә 1983 елгы бер адәм 1987 елгы туганына берничә мәртәбә пычак белән чәнчи. Авыр тән җәрәхәтләре алган ир үлә. Җинаять кылучы полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынган. Ике очракта да җинаятьләрнең нигезендә эчүчелек ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чистота