Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

“Чүп савытына берни чыгарып салганыбыз юк”, – ди Румия белән Рәсих Ибәтовлар

Чиябашта үткән җыенда президиумга үтенеч язылган хат килә.

Ул хат, җавап хәзерләү өчен, “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясенә тапшырылган иде. Имзасы куелмаган хатны кат-кат  укып чыккач, аны бүген Украинада барган махсус операциядә  катнашучы Айрат Рәхимов юллаган дигән фикергә килгән идек. Ул, янәсе әти-әниләрен каты көнкүреш калдыклары түләүләреннән азат итүне сорый. Әлеге хатка җавап газетаның 24 март санында басылды.


Айратның әнисе Румия Ибәтова безгә шалтыратып, хатны үзе язуы турында хәбәр итте. “Минем улым андый сораулар белән беркайчан да мөрәҗәгать итә торган егет түгел. Бу аңа ошамас, зинһар, төзәтеп бастырыгыз”, – диде.


Румия белән Рәсих Ибәтовларның каты көнкүреш калдыклары буенча бурычлары җыелган икән. “Без чүп савытына берни чыгарып салганыбыз юк”, – ди алар. Шуңа да улларының кайнар ноктада хезмәт итүен искә алып, бу түләүләрдән азат итүне сораганнар.
Чиябаш авыл җирлеге исеменнән бу хат буенча каты көнкүреш калдыкларын районнан ташучы компаниягә хат юлланган. Алар исә: “Түләүләрдән азат итү – кешеләрнең үзләре мөрәҗәгать иткәндә генә каралырга мөмкин”, – дип җавап биргәннәр. 


Айрат Рәхимов исә бу көннәрдә кыска вакытлы ялга кайтырга тиеш икән. Аны тормыш иптәше һәм өч баласы сагынып көтәләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев