Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

«Газетада туганыбыз турында хәбәр басылып чыгу безнең өчен бик мөһим хәбәр булды»

Соңгы вакытта район газетасында Бөек Ватан сугышы турында еш телгә алына.

 “Әлки хәбәрләре”нең берничә санында “хәбәрсез югалмаганнар, ил өчен башларын салганнар” дигән баш астында бүгенге көнгә кадәр “хәбәрсез югалган” якташларыбызның  сугыш кырларында батырларча һәлак булган урыннары ачыкланган исемнәре басылып килде.

Озакка сузылган дүрт ел сугыш дәвамында райондагы һәр йортка, һәр гаиләгә кайгы, үлем хәсрәте килә. Иң кызганычы өйләргә “билгесез югалды” дигән хәбәр алу булган. Сугышта үлгәннәрнең гаиләләренә хөкүмәт, балаларын аякка бастыру өчен, күпмедер ярдәм күрсәткән. “хәбәрсез югалган” дигән хәбәр алучыларга ул да юк. Әмма ул гаиләдә өмет бар: “бәлки исәндер, бәлки кайтып керер” дип яшәгәннәр алар.

Сугыш кырында хәбәрсез югалган һөзләгән әлкиленең исемнәре билгеле хәзер. Аларны ачыклауда эзтабарлар, патриотик клублар күп хезмәт куйган. Без үз чиратыбызда  исемнәре билгеле булган якташларыбызны газетадан-газетага  бастырып бардык. Анда фашистлардан илебезне азат итүдә һәлак булган, әлегәчә хәбәрсез югалган дигән тамганы якташларыбыз турында  мәгълүматлар бирелде. Бу инде туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган Әлки улларының якты истәлеген яңа буыннар хәтерләрендә сакласын өчен дә эшләнде.

Редакциягә без түбәндәге эчтәлектә хат алдык:

“Хөрмәтле редакция! Быелның ноябрь аенда Татарстанда яшәүче туганнарыбыз  безгә фотога төшереп “Әлки хәбәрләре”нең (№45, 18.11.2022 саны) мәкаләсен җибәргәннәр иде. Ул “Хәбәрсез югалмаганнар, ил өчен башларын салганнар” дип атала. Анда “С” хәрефендә басылган исменәр арасында “Световидов Иван Михайлович, 1901 елда Түбән Кәчидә туган, 1943 елның 18 мартында Калуга өлкәсе, Барятинский районында яраланган” дигән хәбәр бар.

Мин Швец Ольга Николаевна, Световидов Иван Михайловичның оныгы. Ул 1942 елда Түбән Кәчи авылылыннан Татарстан АССР Кузнечиха хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка озатылган.  Аның турында гаиләсенә “хәбәрсез югалды” дигән хат кына килә. Мин дәү әтиемне эзләп  РФ саклау министрлыгы архивына мөрәҗәгатьләр  юлладым. Әмма, аннан “Световидов И.М. 1943 елның май аенда хәбәрсез югалган” дигән җаваплар гына килде.

Сезнең газетада туганыбыз турында шундый мәгълүмат басылып чыгу безнең өчен көтелмәгән һәм бик мөһим хәбәр булды. Мин Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булган дәү әтиемнең язмышын ахырынача белергә телим.

Сездән, мөмкинлегегез булса, әлеге исемлекне табучыларның адресларын җибәрүегезне сорыйм.  Үз чиратымда Световидов И.М. исемен Бөтенроссия Хәтер китабына керттердем. Краснодар краенда Үлемсез полкта катнашкан. Анда мин дәү әтинең  билгесез югалды дигән мәгълүмат язып чыга  идем” диелгән әлеге хатта.

Без бу хатны Казан шәһәрендәге Тельман урамы, 5 йортта урнашкан “хәтер китабы”  редакциясенә һәм Лисенков исмендәге район музеена юлладык. Алар дәү әтисе язмышы белән шулай зур кызыксынган Ольга Швец белән элемтәгә керерләр дип ышанабыз.

“Әлки хәбәрләре” хәбәрсез югалган якташларыбызның сугыш кырларындагы язмышларын ачыкланган исменәрне бастыруны дәвам итә. Алар арасында сезнең туганнар, яисә белгән кешеләр булса – район газетасына да хәбәр итсәгез иде.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев