Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Гомәр Исхаков: Урамыбызда чүп савыты кайчан булыр?

Без Базарлы Матакның Совет урамында яшибез. Шактый вакыт инде урамда чүп савыты юк.


Чүп савыты кайчан булыр

 Элек бар иде ул, әмма бер күршебез контейнерга төзелеш калдыклары – ватык таш, ком тутырган иде. Чүп-чарны алып китүче машина контейнерны күтәрә алмаган, ваткан, диделәр. Хәзер безнең тирәдә контейнер калмады, аның урынында чүплек барлыкка килде. 
Авыл советы башкарма комитеты җитәкчесенә бу турыда хәбәр иттек, тик чүп савыты һаман юк әле. Без бит көнкүреш калдыклары түккән өчен вакытында акча түләп торабыз. Шушы мәсьәләне хәл итүдә булышсагыз иде.
Урам халкы исеменнән Гомәр Исхаков.

Әлеге сорауга җавап алу өчен Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттаховка мөрәҗәгать иттек. Ул болай диде:


–Чынлап та, чүп савыты яраксыз хәлгә килү сәбәпле Совет урамының бер өлеше контейнерсыз калды. Көнкүреш калдыклары контейнерына авыр әйберләр тутырырга ярамый. Шулай ук кайнар нәрсәләр салмагыз – контейнер бит пластмассадан эшләнгән, тиз эри, ватыла. Базарлы Матакта яраксыз хәлгә килгән өч контейнерны алыштырырга кирәк. Аларга заказ бирдек, һәркайсының бәясе 13-15 мең сум тора. Чүп савытларын үзара йөкләнгән түләүләр хисабына, ягъни халык акчасына сатып алабыз. Шуңа да ул контейнерларны саклап тотарга кирәк. Шуны да әйтеп үтим: чүп савытлары янына кискән агачларны, ботаклар, өй җиһазларын чыгарып кую тыела. Зур күләмле чүпне озату өчен аерым заявка бирергә кирәк. Билгеле, өстәмә түләү хакына.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев