Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Иске Матак мәдәният йорты яңа бильярдлы булды

Адел Хайруллинның иганәчелек фонды Иске Матак мәдәният йортына матди ярдәм күрсәтте – бильярд сатып алырга акча бирде.


“Безнең мәдәният йортында хатын-кызлар өчен кызыксынулары буенча түгәрәкләр оештырылган, ә менә ир-атлар, аеруча урта яшьтәгеләр, клуб эшчәнлегеннән ничектер читтә калалар иде. Без “Кызыл Шәрык” агрохолдингы” генераль директоры Адел Хәйруллинга рәхмәтебезне белдерәбез”, – дип, шатлыклары белән уртаклашты авыл кешеләре. 

Теләк булганда, мәдәният йортында ялны файдалы үткәрергә мөмкин. Авыл кешеләре хәзер бирегә концертлар карарга гына түгел, ә бильярд буенча турнирларда катнашу өчен дә килә ала. 

бильярд

–    Авыл кешеләренең тормышы кызыклырак үтсен, алар бер-берсе белән аралашып яшәсеннәр, элеккеге кебек клубларга теләп, еш йөрсеннәр иде. Иске Матак мәдәният йорты бинасы күптән түгел генә салынды. Анда яңа җайланмалар,  җиһазлар куелган. Ә менә яшьләр һәм урта яшьләрдәге авыл кешеләре  еш кына бильярд сатып алу мөмкинлеге турында сорадылар. Адел Айратович ярдәме белән әлеге кыйммәтле өстәл уены да сатып алынды. Мин яңа бильярд клуб эшчәнлеген тагын да кызыклырак итәргә булышыр, дип өметләнәм, – дип ассызыклады район мәдәният йорты бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев