Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

"Капка төпләрен кардан чистартканда ялгыз өлкәннәрне дә онытмасак иде"

​​​​​​​Без озак еллар Башкортстандагы бер шәһәрдә яшәдек. Хәзер гаиләм белән хатынымның туган авылы Югары Әлкидә торабыз.

 Безнең шәһәрдә дә кышларын кар күп ява иде. Мин иртүк торып һәр көнне диярлек подъезд алдын, җәяүлеләр тротуарын кардан чистарттым. Хәтта, торак идарәсеннән килеп, миңа: “Әйдәгез, сезне ярты ставкага урам җыештыручы итеп рәсмиләштерәбез”, дип тәкъдим дә ясадылар. Мин, кышын хәрәкәтләнү үземә файдалы бит, дип ризалык бирмәдем. Шунда ук балконга әзмәвердәй ирләр чыгып урам җыештыручы хатын-кызның кар көрәгәнен тәмәке көйрәтеп карап торалар иде.

...Авылда бер йортта өчәр ир-егет яшәгән гаиләләр бар. Алар капка алларын киң, чиста итеп көрәп куялар. Ә янәшәдә ялгыз яшәүче күрше әбигә иртән өеннән чыга алсын өчен сукмак ясарга башларына да килми. Янәсе,  аның балалары авылда гына яши, булышсыннар.

Үзебезнең ишек алларын, капка төпләрен кардан чистартканда янәшәдә яшәүче өлкәннәребезне дә онытмасак иде.

Зәйнулла Ультратов,

Югары Әлки авылы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев