Помидор рассадасы биек булып  үссә нәрсә эшләргә?
Сезнең хатлар

Помидор рассадасы биек булып үссә нәрсә эшләргә?

–Помидор үсентеләре тәрәзә төбендә биеккә китте. Теплица ягылмый, анда чыгарып утыртырга иртәрәк: төнлә салкыннар була. Үсентенең сабагы биеккә китмәсен өчен нишләргә икән?

  Әлеге сорауга һәвәскәр бакчачы Рәис Хәйруллин җавап бирә:

–Үсентеләрне кичекмәстән суыграк урынга күчерергә кирәк. Шулай ук “Атлет” дигән препарат белән эшкәрткәндә, аның үсеше туктала. Ничек куллану турындагы язуны файдаланырга онытмагыз.


Нет комментариев