Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Сорау-җавап. Урта Әлки авылындагы ремонтланырмы?

“Безнең Урта Әлки авылындагы буаны һәр елны, язгы сулар киткәннән соң, ремонтлыйлар иде. Буадагы су ут-күз чыга калса да бик кирәк.

  Быел нигәдер бу эшне башкаручы юк. Халык, буа юлыннан үтә алмыйча, өч чакрым араны машиналары белән әйләнеп узарга мәҗбүр. Буа быел кайчан ремонтланыр икән?
Район газетасы редакциясе, Түбән Әлки авыл җирлегеннән белешеп, бу хакта язып чыкса, бик рәхмәтле булыр идек”.
Фәнил Җиһангиров,
Урта Әлки авылы.

Без әлеге мөрәҗәгать белән Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриевны таныштырдык. Ул болай җавап бирде:


–    Урта Әлкидәге буаны быел да ремонтлыйбыз. Әлегә бертуган эшмәкәр Шәһхетдиновларның  техникасы бушый алмады. Буа ремонты ул безнең планда бар һәм аны якын арада башкарып та куярбыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев