Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Энебез Фәрит Гарифҗан улы Шакировны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

Кышның салкын матур гыйнвар көнендә Татар Мулла авылында туып, шунда үсеп, хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яшәүче энебез Фәрит Гарифҗан улы Шакировның 60 яшьлек юбилее. Үзенә һөнәр сайлаганда әтиебез юлыннан китеп ялгышмады энебез, икътисадчы һөнәрен үзләштерде. Хезмәт юлын Әлмәт шәһәрендә дәвам итеп, җаваплы вазыйфа башкарып атказанган экономист исеменә дә лаек булды....

Кышның салкын матур гыйнвар көнендә Татар Мулла авылында туып, шунда үсеп, хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яшәүче энебез Фәрит Гарифҗан улы Шакировның 60 яшьлек юбилее. Үзенә һөнәр сайлаганда әтиебез юлыннан китеп ялгышмады энебез, икътисадчы һөнәрен үзләштерде. Хезмәт юлын Әлмәт шәһәрендә дәвам итеп, җаваплы вазыйфа башкарып атказанган экономист исеменә дә лаек булды. Мондый туганыбыз булу үзе бер бәхет, ул безнең горурлыгыбыз. Аның күңеле якты, ул тормышны бөтен барлыгы белән яратучы да. Күркәм юбилее белән котлап, энебез Фәриткә бары матур теләкләр генә телибез. Һәрвакыт шундый көчле гаилә башлыгы, тормыш иптәшең Гөлкәйгә ныклы таяныч булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, шатлыклы көннәр кичерсәгез иде.
Тормышыңда ирешкәннәр
Бар да килә хезмәт белән.
Яшәгез сез исәнлектә
Ихтирам һәм хөрмәт белән.
Иң изге теләкләр белән абыең Фәргать, апаларың Лена, Әминә, Румия, сеңелең Иркә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев