Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 25 гыйнвар 2017 яңалыклары

    • 25 гыйнвар 2017 - 11:46
      27 гыйнварда Әлки район советының чираттан тыш утырышы була
      27 гыйнварда район советы бинасында муниципаль район советының чираттан тыш утырышы була. Анда оештыру мәсьәләләре каралачак. Утырыш сәгать 10 да башлана.
      410
      0
      0
    • 25 гыйнвар 2017 - 11:06
      Әлки районының Чуаш Борнае мәктәбендә экология дәресе үткәрелде (ФОТО)
      "Спас" заказнигы инспекторлары Чуаш Борнае урта мәктәбендә ачык экология дәресе үткәрделәр. Әлеге дәрес быел Татарстанда игълан ителгән экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышланды. Заказник белгечләре укучыларга Татарстанның Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр хакында сөйләделәр, әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлегенә басым ясадылар. Бу мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Арина Филиппова узган ел...
      433
      0
      0
    • 25 гыйнвар 2017 - 11:00
      Әлки районында янгын очраклары кими, әмма уяулыкны сүрелдерергә ярамый
      Соңгы дүрт елда районда янгын очраклары сизелерлек кимегән. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында янгын сүндерү часте начальнигы Вячеслав Шалдымов билгеләп үтте. Әлеге утырышта районда ут-күзне кисәтү мәсьәләләре каралды. 2013 елда районыбызда 31 янгын очрагы теркәлгән. Ә былтыр 20 янгын булган. Әлеге хәвефле күрсәткечләрнең кимүе - халык...
      405
      0
      0
    • 25 гыйнвар 2017 - 10:15
      2017 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыруда нинди яңалыклар көтелә?
      Татарстан Министрлар Кабинетында быелгы төп дәүләт имтиханнарын үткәрү үзенчәлекләрен шәрехләүгә багышланган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов фикеренчә, бердәм дәүләт имтиханы ел да үзгәртеп торыла, ягъни уңлы-суллы тарткалый торган флюгер була алмый. Шуңа да быел төп дәүләт имтиханнарын үткәрүдә кардиналь үзгәрешләр көтелми. Тик шулай да кайбер үзгәрешләр...
      413
      0
      0
    • 25 гыйнвар 2017 - 08:40
      Әлки районында билбаулы көрәш буенча республика ярышлары үткәрелде (ФОТО)
      Өч көн буена "Алинә" спорт залында билбаулы көрәш буенча республика беренчелегенә ярышлар булып үтте. Анда 2003-2005 елларда туган үсмер кызлар һәм егетләр көч сынашты. Җиңүчеләргә бүләкләрне "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте әзерләде. Ярышларда Алексеевск, Буа, Азнакай, Кукмара, Зәй һәм башка районнардан, Казан, Яр Чаллы Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Нурлат шәһәрләреннән (барлыгы 17...
      638
      0
      0
    • 25 гыйнвар 2017 - 06:16
      Энебез Фәрит Гарифҗан улы Шакировны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
      Кышның салкын матур гыйнвар көнендә Татар Мулла авылында туып, шунда үсеп, хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яшәүче энебез Фәрит Гарифҗан улы Шакировның 60 яшьлек юбилее. Үзенә һөнәр сайлаганда әтиебез юлыннан китеп ялгышмады энебез, икътисадчы һөнәрен үзләштерде. Хезмәт юлын Әлмәт шәһәрендә дәвам итеп, җаваплы вазыйфа башкарып атказанган экономист исеменә дә лаек булды....
      474
      0
      0
    • 25 гыйнвар 2017 - 06:16
      Җитәкчебез Дамир Әсхәт улы Шәйхетдинов үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте
      Җитәкчебез Дамир Әсхәт улы Шәйхетдинов 23 гыйнварда үзенең күркәм юбилеен - 45 яшьлеген билгеләп үтте. Ул районыбызда иң уңышлы эшләүче эшмәкәрләрнең берсе. Аның шәхси предприятиесе елдан-ел киңәя, куәтләнә бара. Коллективыбыз зур, тату, монда йөзләгән кеше хезмәт куя. Дамир Әсхәтовичка һәркемнең мең төрле йомышы төшә, көн дәвамында күпсанлы проблемаларны хәл итәргә,...
      436
      0
      0
    • 25 гыйнвар 2017 - 06:14
      Түбән Әлки авылында яшәүче әниебез Җамалетдинова Фәнүзә Миннәхмәт кызының бүген туган көне
      Түбән Әлки авылында яшәүче иң кадерле кешебез - әниебез Җамалетдинова Фәнүзә Миннәхмәт кызының 25 гыйнварда туган көне. Әниебез, сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, безнең һәм оныкларыңның шатлыгына сөенеп, җан җылысын тоеп озак яшәргә насыйп итсен....
      414
      0
      0
    • 25 гыйнвар 2017 - 06:13
      24 гыйнварда Базарлы Матакта яшәүче дустыбыз Бибисәйдә Гарәфетдин кызы Сәйфуллина күркәм юбилеен билгеләп узды
      24 гыйнварда Базарлы Матакта яшәүче классташыбыз, дустыбыз Бибисәйдә Гарәфетдин кызы Сәйфуллина күркәм юбилеен билгеләп узды. Ул бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Бүген дә укучылары арасында, яраткан эшенә тугырылыклы булып калды. Дустыбыз Бибисәйдә уңган хуҗабикә, искиткеч әйбәт дус та ул. Сәламәтлек, имин матур тормыш телибез сиңа. Һәрчак бүгенгедәй...
      410
      0
      0
    Реклама