Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Базарлы Матактан Илнур Гәрәев махсус хәрби операциядә ике елга якын хезмәт итә

Ватанга тугры егетләрне дәүләтебез дә кайгырта

Базарлы Матактан Илнур Гәрәев махсус хәрби операциядә  ике елга якын хезмәт итә. Ул күптән түгел кыска вакытлы ялга кайткан иде. Илнурның өендә булып, аның белән сөйләшеп алдык.
–    Илнур, синең бит беренче генә ялга кайтуың түгел бугай?
–    Әйе, мин өченче тапкыр инде кайттым. Безгә хәзер һәр ярты ел саен 15әр көн ял бирелә.
–    Син кайсы шәһәрдә фронтта хезмәт итәсең?
–    Минем хәрби хезмәт урыны алышынып тора. Ул иң алгы сызыкта түгел шулай ук тылдан да еракта без. Минем батальон хәрби шәһәрчектә, ә без кырда, урманда хезмәтне башкарабыз.
–    Синең бурычың нәрсәдән гыйбарәт?:
–    Мин ракета җибәрә торган сугышчан машинаны саклыйм. Ул техника дошманнарны дер селкетеп, куркытып тора. Бик кыйммәтле хәрби машина. Без алгы сызыктан эчиәрәк, төрле урыннарга күчеп йөрибез. Хезмәттәшләремә задание килә, алар шул юнәлештә дошманнарга каршы ут ача.
–    Әлки районыннан, Татарстаннан синең белән хезмәт итүчеләр бармы?
–    Без ялга Базарлы Матактан Андрей Толстов белән кайттык. Аның белән янәшә хезмәт итәбез.
–    Син махсус хәрби операциягә кадәр солдат хезмәте үткән идеңме?
–    Әйе, мин армиядә хезмәт иттем. Башта чакыру буенча ярты ел, аннан ел ярым контракт нигезендә хезмәт башкардым. Ул вакытта да хәрби бурычымны шул якларда үтән идем. Донецк, Луганск яклары халкына украин милләтләре еллар буе тыныч яшәргә ирек бирмәде, шартлатып, хөҗүм итеп торды. Без күп еллар шул мәшхшрне күргән халыкны яклап чыктык. 
–    Сезнең туклану, кием-салым белән тәэмин итү ничек?
–    Без кыр шартларында үзебез ризык хәзерләп ашыйбыз. Азык-төлек белән тәэмин итүләр әйбәт. Тәм-томнарны үзебез дә сатып алабыз, туган яклардан посылкалар да килә. Киемнәрне дә бирәләр, әмма мин күбрәк аны сатып алам: минем үлчәмдәге хәрби киемне табу авыр.
–    Хезмәт хакы хисабына киемнәр сатып аласызмы?
–    Безгә бит түләүләр әйбәт башкарыла. Киемгә исә кечкенә чыгым тотыла. Мин әти-әниләргә акчалата җибәреп торам. Алар район үзәгендә яңа өй төзеп чыктылар. Алар пенсиядә, төзелештә чыгымнар зур бит, минем ярдәмнәр бик ярап куйды. 
–    Үзеңнең гаиләң бармы?
–    Әлегә юк. Йөрешкән кызым да юк. Мин хәрби хезмәткә киткәнче Казанда электрик булып эшләгән идем. Хезмәт хакым әйбәт иде. Без багана утыртып, яңа электр линияләре тарттык. Махсус хәрби операциягзә киткәч, ярты ел буе бу предприятие миңа хезмәт кахы түләп барды. Мин инде исән-имин  әйләнеп кайикач, үз өемне булдыргач, гаилә корырмын дип торам. 
Илнур белән сөйләшкәндә, безгә әтисе Илдус абый да кушылды.
–    Рәхмәт район башлыгы Александр Никошинга, Базарлы Матак җирлеге җитәкчесе Фаяз Фәттаховка. Алар һәрвакыт хәлләребезне сорашып, нинди ярдәм кирәк, дип белешәләр. Безгә район җитәкчесе белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин да килгән иде. Ул да хәлләребезне белеште. Без анардан бер ни дә сорамадык,  барысы да җитеш дидек. Шөкер, улыбыз Илнур акчалата бик ярдәм итеп тора, – дип сөйләде Илдус абый Гәрәев. 
Илнур Гәрәев белән аралашкач, аның шулкадәр позитив, уңайфикерләвенә сокландым. Ул беничә тапкыр: “Бар инде анда кызык эзләүче, шәһәр тормышын сагынучы иптәшләрем. Мин аларга: “Безгә бит бик җаваплы бурыч йөкләнде, шуны намуслы итеп башкарыйк. Күңелле тормыш килер әле”, – дип әйтәм. 
Илну рГәрәев зур җиңүләргә ирешеп исән-имин тизрәк әйләнеп кайтсын иде. Ватаныбызның лаеклы уллары тыныч тормышта бәхетле яшәргә бик лаеклы бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев