Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз Марат Мысыргалиев белән хушлаштык

8 сентябрь иртәсендә Базарлы Матакның Дан аллеясы каршында махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз Марат Мөнир улы Мысыргалиев белән хушлаштык. Батырларча вафат булган якташыбызны соңгы юлга озату буенча матәм митингы узды.

Марат Мысыргалиев 1985 елда Базарлы Матакта туган. Ул 2006 елда урта мәктәпне тәмамлый. 2006-2007 елларда Россия Кораллы көчләре составында хәрби бурычын үтәгән. Соңрак төрле урыннарда механизатор булып эшли.  Аның 2015 елгы улы Данил ятим калды.
Марат белән хушлашу митингында район башлыгы Александр Никошин:

–     Марат Мысыргалиев, илебезгә куркыныч янагач, чын егетләр үрнәге күрсәтеп, үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына контракт төзеп китте.  Хезмәттәшләре аны хөрмәт белән искә алалар. Марат  кыю, тәвәккәл егет булган. Кызганыч, якташыбыз, хәрби бурычын үтәгәндә, батырларча һәлак була.  Командирлары аны, вафат булганнан соң, “Батырлык ордены”на тәкъдим итә. Бүген мин биредә утыручы Маратның әти-әнисе Мөнир Мәүлетович, Миңҗиһан Мостафиновнага улларының соңгы истәлеген - “Батырлык ордены”н тапшырам, – диде.

Митингта батырларча һәлак булган солдатны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
“Россельхознадзор”ның Татарстан идарәсе җитәкчесе вәкиле Артур Заһидуллин да махсус хәрби операциягә халкыбыз тынычлыгын яклап киткән, фашист калдыкларын юк итүдә соңгы сулышына кадәр кыю көрәшкән Марат Мысыргалиевның үлеме  сәбәпле  зур кайгы кичерүләрен әйтте.
Маратның әтисе Мөнир Мәүлет улына сүз бирелде:

–     Безнең олы хәсрәтебезне уртаклашканыгыз, улыбыз Маратны, зур дәрәҗә күрсәтеп, соңгы юлга озатканыгыз өчен, барчагызга да олы рәхмәтләребезне  белдерәм, – диде ул.

 

Маратны якыннан белүчеләр аны бик шат күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел егет буларак искә алалар. Марат өчен бер генә яшькә олы бертуган абыйсы Марсель үрнәк булган. Марсель быел ел башында, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткәч, Марат та аның үрнәгендә шундый кыю адымны сайлый. Кызганыч, аның гомере тиз өзелә. 

Марат Мысыргалиев Базарлы Матак мөселман зиратына җирләнде. Яу кырында һәлак булучыларның биредәге беренче кабере бу. Беренчесе һәм соңгысы булсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев