Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Сезнең белән горурланабыз!

МХОда катнашучы Руслан Шәйхетдиновка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале тапшырылды

Руслан Шәйхетдинов махсус хәрби операциягә районнан беренчеләрдән булып китте. Ул – Казан югары артиллерия команда училищесын уңышлы тәмамлаган егет.

Хәрби хезмәт юлыннан китмәсә дә, районда яшьли җитәкче урыннарда эшләде ул. Офицер бурычын үтәргә дә аны район электр челтәре оешмасы белән уңышлы һәм макталып идарә иткән җиреннән чакырталар.
Руслан Ринат улына, махсус хәрби операциягә җыену өчен, бары бер тәүлек вакыт бирелә. Ул чакта бит без сугышның нинди буласын, шулай озак барасын башыбызга да китерә алмый идек.

Руслан Шәйхетдинов, командир буларак, үзенә Башкортстан һәм Татарстан егетләреннән батальон туплый.  Казан танк училищесының хәрби полигонында өйрәнүләр үтә алар.

Менә өч ел инде әлеге батальон, үзенең составын бераз яңартып,  хәрби бурычларны уңышлы үтәп китә. Шул дәвер эчендә алар күп кенә шәһәрләрне һәм авылларны украина милләтчеләреннән азат иттеләр. Руслан Шәйхетдинов берничә медальгә дә ия булырга өлгергән.

Күптән түгел безгә тагын бер яңалык килеп иреште: якташыбызга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале тапшырылган.
Руслан Шәйхетдинов хезмәте башлыча алгы сызыкта бара. Дәүләт бүләген тапшыру өчен, аны  тылга чакыртып алалар. Шул көнне аңа бертуган энесе Рөстәм Шәйхетдинов белән күрешү насыйп була.

Шатлыклы очрашу тарихы болайрак килеп чыга. Руслан энесенә үзләренең батальонында даими рәвештә азык, сугыш кирәк-яраклары, җәрәхәт алган солдатларны ташый торган квадроциклның дошман дроны белән шартлавын хәбәр итә. Бу кечкенә, җайлы транспорт аларга бик тиз арада кирәк икән. 

Рөстәм дуслары, туганнары ярдәме белән квадроцикл, аңа тагыла торган арбаны сатып алып, шуны фронтка илтергә китә.  Алар техниканы һәм хәрбиләргә кирәк-ярак тутырылган шактый зур йөкне Руслан  батальоны өчен бер  шәһәрдә калдырып кайтырга  килешәләр. Нәтиҗәдә Аллаһы Тәгалә аларга шундый шатлыклы очрашу да бүләк итә.
Руслан яңа гына кабул итеп алган дәүләт бүләген Рөстәм аша туган якка озата. Ә без, Русланның әтисе Ринат Шәйхетдинов белән элемтәгә кереп, ул бүләкне фотога төшереп алдык. 

Әти-әниләре, туганнары гына түгел, бөтен Әлки районы батыр якташыбыз Руслан Шәйхетдиновның, зур җиңүләргә ирешеп, тизрәк әйләнеп кайтуын теләп калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев