Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Алинә” универсаль спорт залын­да киокусинкай каратэ буенча республика чемпиона­ты узды

22-23 февральдә “Алинә” универсаль спорт залын­да киокусинкай каратэ буенча республика чемпиона­ты узды.

 Анда Татарстанның дистәдән артык шәһәр һәм районнарыннан яшь спортчылар катнашты. Ике көндә 500 дән артык каратэчы келәмдә көч сынашты.

Соңгы елларда районыбызда республика дәрәҗәсендәге каратэ бәйгеләре әледән-әле үткәрелеп килә. Моның төп сәбәбе – соңгы ун елда спортның әлеге төре бездә зур күтәрелеш кичерә. Әлки һәм Спас районнары благочинные, “Патриот” клубы җитәкчесе, тренер Андрей Зиньков кул астында шөгыльләнүче балалар киокусинкай каратэ буенча республикада, шулай ук Идел буе федераль округы һәм Россия күләмендә уңышлы чыгышлар ясыйлар. Андрей Зиньков балалар белән патриотик тәрбия юнәлешендә дә зур эшләр алып бара. Ул, төрле конкурсларда катнашып, үсмерләр арасында спорт ярышлары һәм команда уеннары оештыруга берничә грант отты.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

22 февральдә “Алинә”дә 6-12 яшьләрдәге балалар арасында каратэ ярышлары булды. Икенче көнне 12 яшьтән 18 яшькәчә үсмерләр келәмгә чакырылды.

Республика чемпионаты ачылу тантанасында район башлыгы Александр Никошин катнашты.

–Балалар, сез бик җитди, чын ир-егетләр спортын сайлагансыз. Сездәй егетләребез барында Ватаныбызның иминлеге ыша­нычлы кулларда булыр. Мин бу ярышларда сезгә уңышлар, матур җиңүләр телим,–диде ул, яшь каратэчыларны сәламләп.

Россия Сугышчан сәнгатьләр берлегенең Татарстан башкар­ма комитеты җитәкчесе Александр Доренко һәм Киокусин­кай федерациясе директоры Ирек Фәррахов районда инде ничәнче мәртәбә республика дәрәҗәсендәге бәйгеләр оешты­руда ярдәм итүләре өчен район җитәкчелегенә, благочинный Андрей Зиньковка олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Тантанада шулай ук “Алинә” спорт залы директоры Айтуган Вафинга бала­ларга физик тәрбия бирүдә шәхси өлеш керткәне өчен ТР Спорт министрлыгы Мактау кәгазе тапшырылды.

Менә бәйгегә старт бирелде. Ярыш берьюлы ике келәмдә барды. Безнең малайлар-кызлар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдән килгән көндәшләре белән көч сынаш­тылар. Алар күрсәткән нәтиҗәләр куанычлы. Безнекеләр 5 ал­тын, 5 көмеш һәм 9 бронза медальгә ия булдылар.

Дана Филиппова, Кира Тукмакова, Дарья Лычникова, Булат Борһанов, Алмаз Шәйхетдинов, үз категорияләрендә бар көндәшләреннән дә өстен чыгып, пьедесталның беренче ба­скычына күтәрелделәр. Алар бу җиңүләре белән Идел буе фе­дераль округы чемпионатында катнашырга юллама алдылар.

Шулай ук безнең Камил Вафин, Софья Бухарова, Ринат Сабиров, Дилә Сафина, Сәйдә Борһанова да уңышлы чыгышлары белән сөендерделәр. Алар икенче урыннарга лаек булдылар.

Әмилә Төхвәтуллина, Ева Нефедова, Арсений Королев, Ринас Нотфуллин, Рәзил Гатауллин, Екатерина Зинькова, Никита Кар­манаев, Данил Гыйматдинов, Самир Хәмидуллин исә өченче призлы урыннарны алдылар.

Командалар арасында, Казан һәм Яр Чаллы каратэчыларын гына алга уздырып, безнекеләр өченче урынны яулады.

Республика чемпионаты югары дәрәҗәдә үтте. Биредә ярыш­ларны бар таләпләренә туры китереп уздыру өчен бөтен шарт­лар тудырылган иде. Туклану өчен буфет эшләп торды. Сувенир­лар, спорт товарлары сәүдәсе дә оештырылды.

Ярышларны ачу тантанасында Россия һәм Татарстан гимнна­рын республикабызның атказанган артисты Рөстәм Асаев баш­карды. Ул спортчыларга һәм җанатарларга үзенең иң популяр җырларын да бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев