Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Алинә” универсаль спорт залында спартакиада үтте

Өлкәннәр көне уңаеннан билгеләнгән декада барышында районда күп төрле чаралар уздырылды.

  Узган атнада, мәсәлән,  “Алинә” универсаль спорт залында спартакиада да үтте. Әлеге чарада район үзәгеннән, авыл җирлекләреннән алтмышлап абый-апа үзләренең көчләрен, җитезлекләрен сынадылар.
Спартакиаданы ачу тантанасында сүз әлеге бәйрәмне оештыруда башлап йөрүче, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Ришат Хәлиуллинга бирелде. 

ФОТОРЕПОРТАЖ


–Без һәр елны ике тапкыр – яз айлары һәм Өлкәннәр декадасында шундый спорт бәйрәме үткәреп киләбез. Яз көне үткәне республика спартакиадасында катнашу өчен сайлап алу турниры буларак узды. Ә бүгенгесе аның янә җыелып, аралашып, буыннарны яздырып алу өчен актив ял формасында узар. Спартакиадада күп еллар дәвамында төрле ярышларда катнашучылар да бар, яңа исемнәрне дә без күп теркәдек. Һәрчак сәламәт булып, актив тормышта яшәсәгез иде,–диде Ришат Хәлиуллин.
Өлкәннәрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова сәламләде.
– Бүгенге абый-апалар сокланырлык. Сез лаеклы ялда булсагыз да, бик актив тормышта яшисез. Иң мөһиме, йогышлы чирләргә бирешмичә, яшьләргә үрнәк булып, озак еллар гомер итсәгез иде. Бүгенге спорт бәйрәме күңелегезне күтәрүче чара булсын,–диде ул.
Спартакиадада катнашучыларга пенсионерлар оешмасы рәисе, район Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов мөрәҗәгать итте:
– Районда яшәүче өлкән буын кешеләре республикада узган чараларда һәрчак әйбәт күрсәткечләргә ирешәләр. Узган ел хәтта авыл районнары арасында үткәрелгән бәйгедә без беренче урынны яулап кайткан идек. Бүгенге ярышта исә үзара дуслык җиңсен иде! – дигән теләген җиткерде.
Аннан спартакиаданың баш хөкемдары, ветеран, спорт остасы Әнәс Вәлиев нинди төрләр буенча ярышлар үтүе хакында аңлатма бирде. Өлкәннәребезнең кечкенә тупны хоккей таягы белән йөртүдә, өстәл теннисы буенча, дартста (түгәрәккә ук ату), йөзүдә җитезлекләрен сынаячакларын әйтте.
Ярышны оештыручылар берничә төркемгә бүленеп, бәйгеләрне башлап та җибәрделәр. Ә көн уртасында һәр төр ярышның җиңүчеләре билгеле булды. Тупны йөртүдә хатын-кызлар арасында беренче өч урынны: Радия Хөсәенова (Чуаш Кичүе), Рушания Хәбибуллина (Иске Салман) һәм Мәдинә Гайфуллина (Алпар) алдылар. Ир-атлар арасында призлы урыннарны Михаил Падюшев (Иске Матак), Наил Кәлимуллин (Чиябаш), Сергей Калмыков (Апак) яуладылар.
Дартс буенча ир-атлар арасында – Харис Хисмәтов (Карга), Фаил Хәмәтвәлиев (Иске Камка), Фәргать Абдуллин (Ташбилге), хатын-кызлар арасында Гөлсирә Миндубаева (Яңа Салман), Гөлсинә Кыямова (Иске Чаллы), Татьяна Горбунова (Базарлы Матак) укны иң төгәл атучылар булдылар.
Өстәл теннисында Базарлы Матактан Ирек Фәхриев беренчелекне яулады. Хатын-кызлар арасында Иске Матактан Галина Исаевага тиңнәр булмады.
Йөзү буенча узган ярышларда ирләрдән Михаил Падюшев (Иске Матак) иң өлгере булуын раслады. Аңа 70 яшь.
Хатын-кызлардан Базарлы Матактан Ләлә Билалова, рекордлы күрсәткечкә ирешеп, беренчелекне алды.
Җиңү яулаучыларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ахырдан спорт бәйрәмендә катнашучылар сыйлы табын артына чакырылдылар.
Әлеге спартакиаданың иганәчеләре – якташыбыз Фоат Вәлиевка, “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугуновка һәм район башлыгы Александр Никошинга рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Спорт бәйрәмен мәдәният хезмәткәрләре күңелле җырлары белән баеттылар.
Спартакиадада хезмәт һәм саклауга әзер программасы буенча нормативларны да тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев