Әлки районы: волейболда “Актай” – чемпион
Спорт

Әлки районы: волейболда “Актай” – чемпион

11 июльдә көн буе диярлек дәвам иткән волейбол ярышларында “Актай” командасы чемпион булды. Аның уенчылары – Базарлы Матак яшьләре иде.

Аларның зур күпчелеге – Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең элеккеге укучылары. Җиңүче команданың тренерлары – Олег Астафьев һәм Денис Ирдинкин.
Бик кискен барган ярышларда Борискино авылы яшьләре командасы икенче урынга чыкты. Өченче урын Чуашиядән килгән җыелма командага тапшырылды.
 


Нет комментариев