Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районының су полосы буенча “Актай” командасы “Төбәк мәктәпләре старты” төбәкара турнирында җиңү яулады

Әлки районының су полосы буенча “Актай” командасы “Төбәк мәктәпләре старты” төбәкара турнирында җиңү яулады. 160 тан артык ярышчыны җыйган бәйге Мәскәүдә үтте.


Атказанган тренер Александр Георгадзе җитәкчелегендәге “Актай” командасы турнирда Татарстан данын яклады. 
Берничә атна дәвамында безнең яшь ярышчылар бассейнда, спорт залында ныклап шөгыльләнде. Шулай ватерполистлар, Александр Константинович сүзләренә караганда, җитди көрәш шартларында үткән ярышка әзерләнгән. “Мәскәү шәһәренең “Спортның су төрләре академиясе”нә рәхмәт әйтергә телим.  Турнир югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Командаларның үзара ярышы зур киеренкелектә үтте. Әлеге ярышка озак итеп тырышып әзерләнүебез юкка булмаган”, - дип өстәде ул. 

Финалда алтын медаль өчен көрәштә суның хуҗалары – Мәскәү өлкәсенең “Ак аю”ы белән безнең районның “Актай” командасы очраша. “Беренче минутлардан ук командаларның бер-берсенә күз иярмәс һөҗүмнәре башланды. Гаҗәеп уен булды ул: безнең егет-кызларыбыз көндәшләренә берничә алка кертеп, алга чыкты. Алар җиңү яулады”, – дип сөйләде Александр Георгадзе. 

Нәтиҗәдә, әлеге ярышта 5:0 исәбе белән “Актай” командасы алга чыга. 

“Актай” командасы бары тик районыбызның спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләрдән генә төзелгән. Аның составында: Зилә Вафина, Айгөл Гарипова, Гөлназ Гыйләҗева, Софья Коновалова, Амалия Лилуашвили, Замирә Сәлахова, Ксения Ферапонтова, Айсылу Шакирова, Камил Сәлахов, Әзхәр Хуҗин, Рәмзил Шәйхетдинов, Ранис Шакиров, Инзил Камилов, Максим Морозов. 

Камил Сәлахов турнирның иң яхшы уенчысы дип табылган. Тренер сүзләренә караганда, әлеге командада булган һәр балага да мактау сүзләре әйтелгән. Алар барысы да тырыш, чыдам, көчле. Капкачы Рәмзил Шәйхетдинов турында исә аерым әйтергә кирәк, ул аеруча яхшы уен күрсәткән.
Команда кубок, медальләр һәм спорт костюмнары белән бүләкләнгән.  

Без дә “Актай”ны яхшы уен күрсәтүе, чираттагы тапкыр җиңү яулавы белән котлыйбыз. 

Шуны ассызыклап әйтәсе килә: су полосы районда яхшы үсеш алды. Әлеге спорт төре зур әзерлек, командада уйный белүне, яхшы күнекмәләр булдыруны сорый. 

Бүгенге көндәсу полосы белән җирле спорт мәктәбендә 100 дән артык бала шөгыльләнә, шулардан егет һәм кызлар командалары төзелгән. Алар төрле дәрәҗәдәге ярышларда лаеклы рәвештә безнең район данын яклый. 

Шулай итеп, безнең спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Мәскәүдә Татарстан данын яклар алдыннан, республикабыз шәһәрләре командалары арасында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Әлеге турнирда республиканың 25 район һәм шәһәрләреннән 500 дән артык спортчы катнашкан. 

Тренер Александр Георгадзе җитәкчелегендәге спорт мәктәбе ярышчылары  – Амалия Лилуашвили, Замирә Сәлахова, Зилә Вафина һәм Инзил Камилов безнең район өчен уңышлы чыгыш ясап, йөзү буенча зурлар разрядын үтәгән. 

Тренер Эльвира Шәйхетдиновада шөгыльләнүчеләр – Элина Сираҗева, Сәидә Сөләйманова, Варвара Удальцова, Зәринә Шакирова, Юлианна Мөбарәкшина, Регина Хәйретдинова, Нәфисә Фәсахова, Әдилә Фәттахова, Диләрә Сәгыйрева, Лиана Азизова, Ильмир Фәхриев, Булат Нургалиев, Ралина Гаязова, Айсылу Гыйбадуллина, Аделина Сабирова да яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, яшь егет-кызлар өчен каралган разрядларны башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев