Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әнвәр Галимов истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир узды

14 гыйнварда “Алинә” спортзалында Әнвәр Галимов истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир узды.

 

Әнвәр Галимов бөтен гомерен яшьләргә физик тәрбия бирүгә багышлаган шәхес. Ул соңгы елларда “Алинә” спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча тренер булды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Әнвәр абый тумышы белән Иске Камкадан. Ул озак еллар Алпар мәктәбендә физик тәрбия укытучысы була. Аннан район үзәгендә спорт оешмалары белән җитәкчелек итә. Бик хөрмәткә лаек, тыйнак кеше иде.

“Алинә” спорт залында үткән бәйгенең иганәчеләре булып  аның уллары Айтуган, Руслан, Рөстәм булдылар. Әлеге бәйге традициягә кереп бара. Ул икенче ел үтә. Аны уллары һәр елны үткәрәбез дип торалар.

Ярышлар башта укучылар арасында узды. Район башкарма комитеты урынбасары Мария Платонова  спорт  бәйрәмендә катнашучы барлык халыкны  Александр Никошин исеменнән сәламләде. Тантанада Әнвәр абыйның уллары да катнашты. Айтуган Галимов үзенең әтисен хөрмәтләгән, искә алган өчен балаларны, укучыларга рәхмәтләр әйтте.

Бәйге көне буе дәвам итте. Укучылардан соң, хезмәт коллективлары, аннары пенсионерлар ярышты. Түбәндә без бәйгенең нәтиҗәләрен бирәбез.

Айтуган Вафин “Алинә” спорт залы директоры:

- Әнвәр абый 11 ел бездә эшләде. Бик тыйнак, эшчән кеше иде. Ул хезмәттәшләренә һәрчак “егетем” дип эндәште.  Мине көрәш ярышларына алып чыгучы да ул булды. Ярышларда барган егетләрне үз хисабына ашату, яшәтү аның өчен  табигый хас иде.

Раил Гатауллин, Алпар гомумбелем мәктәбе директоры:

- Әнвәр абый безнең мәктәптә озак еллар физик тәрбия укытучы булып эшләде.  Алпар мәктәбе ул еллардан башлап район, республика спорт ярышларында алдынгы булды.  Хәтеремдә, ул елларда мәктәптә балалар күп укый иде, тәрбиясе аксаган малайларның әтиләре Әнвәр абыйга килеп үз  баласына кырысрак булырга сораганнар. Чын мәгънәсендә сәламәт яшәү рәвешен алга таратучы шәхес иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев