Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Авылда бүген хоккей командасы өчен барлык шарт­лар да тудырылды, -ди хоккейчылар

Бертуган эшмәкәрләр Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар елның елында Түбән Әлки хоккей командасына спонсорлык ярдәме күрсәтәләр.

 Быел аларга тагын бер эшмәкәр – Илфат Хәмәтшин да килеп кушылды.

2016 елда Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар Түбән Әлкидә хоккей мәйданчыгы булдыра­лар. Хәзер инде аны зурайтырга планлаштыралар. Күптән түгел уенчылар өчен киенү-чишенү бүлмәсе ясаганнар. Бина электр белән җылытыла, эчендә чиста һәм якты. Музыка җиһазлары алып куйганнар, күнегүләр һәм бозда шуулар хәзер тагын да күңеллерәк уза. Ел саен диярлек балалар өчен яңа киемнәр, уен экипировкасы сатып алалар.

Мондый игелекле эшләр белән шөгыльләнүче тагын бер спонсор өстәлгән. Ул да булса – шушы авылда туып үскән Илфат Хәмәтшин. Илфат мәйданчыктагы яктылык систе­масын тулысынча үзгәртеп кор­ган. Биредә хәзер кичләрен дә көндезге кебек якты.

Эшмәкәрләр яшьләр өчен акча кызганмыйлар, җирле хоккей командасына гел ярдәм итеп торалар “Балалар хоккей уйна­сын, спорт белән шөгыльләнсен генә”,–ди алар. Һәм булышула­ры нәтиҗәсез калмый.

Команда тренеры Айрат Гобәйдуллин үсмерләр белән зур эш алып бара.

Мәктәп командасында 11 ма­лай шөгыльләнә. Бүген алар районда иң көчлеләрдән.

Яшь хоккейчылар Марат Сәгыйровка, Рифат Сабиров­ка, Фәнзил Хәмидуллинга зур өметләр баглыйлар. Малайлар матур һәм оста уен күрсәтә. Ә кечерәкләр өлкән абыйларын­нан үрнәк алалар.

Бәйрәм көннәрендә Түбән Әлкидә киез итекле хоккей бәйгесе узды
Егетләр боз өстендә алка урынына кечкенә тупны кудылар. Урта һәм өлкән буыннарның балачагын хәтерләткән бу уен бик кызыклы, мавыктыргыч булды. Ярышларда Түбән Әлки ир-егетләре командасы беренче урынны яулады. Икенче урынны шушы авылның мәктәп укучылары алды. Өченче баскычта – Ташбилге авылы командасы.
Бәйгедә җиңүгә ирешкән командаларга кубоклар, медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды. Түбән Әлки студентлар командасы кызыксындыру призына ия булды.
Әлеге бәйгенең иганәчеләре – бертуган эшмәкәр Шәйхетдиновлар. Ярышларны
оештыручыларның берсе Рифкать Билалов әйтүенчә, мондый турнирларны алар район күләмендә ел саен үткәрергә җыеналар. Җиңүче команда өчен күчмә кубок та булдырганнар.

Уңышлары да күз алдында. Түбән Әлки мәктәбе хоккей командасы районда беренче­лекне яулады. Бу, билгеле, ты­рышлык, үҗәтлек, туктаусыз күнегүләр үткәрү нәтиҗәсе. Үсмерләр һәм яшьләр һәр атна­да өчәр мәртәбә 1,5-2 сәгатькә боз өстенә җыела. Беренче мәлдә күнегүләр авыррак бар­ган булса, хәзер инде егетләр әйбәт физик формада, көннән- көн остаралар.

–Безгә күрсәткән ярдәмнәре өчен эшмәкәрләребезгә чик­сез рәхмәтебезне белдерәбез. Шундый игелекле авылдаш­ларыбыз аркасында авыл­да, районда хоккей киңрәк җәелә бара. Безнең барлык уңышларыбызда аларның да өлеше зур,–ди яшьләр ко­мандасы уенчысы Фирдүс Хәмидуллин.

Олырак уенчылар Рамил Ка­малетдинов, Фәнис Исхаков, Ринас Гыйләҗев һәм Раил Хәйруллин бүген дә бик матур хоккей күрсәтәләр.

–Сүз дә юк, авылда бүген хоккей командасы өчен барлык шарт­лар да тудырылды. Безнең ба­лалар рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнәләр, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Мон­дый мөмкинлекләр булдыр­ган өчен Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновларга, Илфат Хәмәтшинга олы рәхмәт,–ди алар.

Команданың тренеры Айрат Гобәйдуллин да ихластан бу сүзләргә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев