Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки каратэчылары биш алтын медаль яулады

​​​​​​​10 майда “Алинә” универсаль спорт залында киокусинкай каратэ буенча төбәкара Җиңү кубогы турниры булды.

 

Анда Татарстаннан, Ульяновск өлкәсеннән һәм Мари Эл республикасыннан 380 кеше катнашты. Безнең район каратэчылары 5 алтын медаль яулады. Дүрт спортчы – икенче, җидесе өченче урын алды.

Дарья Лычникованы аерым билгеләп үтәсе килә. Соңгы бер елда аның беркемгә дә оттырганы юк. Күптән түгел Дарья Мәскәүдә узган Россия беренчелегендә 12-15 яшьлек спортчылар арасында чемпион булды һәм Россия җыелма командасы составына керде.

Базарлы Матакта Җиңү Кубогы бәйгесендә дә Дарья беренчелекне беркемгә бирмәде. Алты яшьтән тренеры Андрей Зиньков җитәкчелегендә каратэ белән шөгыльләнә башлаган кыз Әлки районы данын Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә уңышлы яклап килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев