Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында гомере фаҗигале өзелгән Айдар Игъламов истәлегенә волейбол ярышлары узды

“Алинә” универсаль спорт залында Айдар Игъламов истәлегенә волейбол ярышлары узды. Ярышка килгән командаларны, аларның җанатарларын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде.

 ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Бик яшьли фаҗигале төстә арабыздан киткән Базарлы Матак егете Айдар Игъламов истәлегенә ярышлар ел саен диярлек үткәрелә. Алар һәрчак бик җанлы, күп кеше катнашында уза. Бу юлы да әлеге бәйгедә алты команда көне буе ярышып, үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Волейбол ярышының баш хөкемдары үзе дә әлеге төрдә спорт мастеры дәрәҗәсенә ия булган Әнәс Вәлиев иде.

Көне буе дәвам иткән ярышларда Базарлы Матакның “Айдар” командасы җиңү яулады. Икенче урынга алпарлылар, өченче урынга Базарлы Матакның “Спартак” яшьләр командасы чыкты. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр тапшырылды. Иң яхшы уенчылар дип танылган Фәнил Нуруллин (“Алпар”), Динар Нигъмәтҗанов (“Айдар”), Раил Гайфуллин (“Алпар”) истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Бәйгенең спонсоры – хәзер Казанда яшәүче Базарлы Матак егете Рамил Фәхретдинов.

Айдар Игъламовның дуслары, яшьтәшләре аның бик тырыш, ярдәмчел, спортка мөкиббән егет булуы  хакында сөйләделәр. Спорт бәйрәмендә катнашучылар Айдарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Оештыручы егетләр Коръән сурәләре укып аңа багышладылар.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев