Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында район башлыгы призларына татарча көрәш бәйгесендә 100 дән артык ир-егет көч сынашты

“Алинә” универсаль спорт залында район башлыгы призларына милли көрәш бәйгесе узды. Анда төрле үлчәмнәрдә чыгыш ясаучы 100 дән артык көрәшче келәмгә чыкты.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Милли көрәш – районыбызда иң популяр спорт төрләренең берсе. Көрәш бәйгеләре бездә әледән-әле үтеп тора, яшьләребез республика, Россия күләмендә уздырылучы ярышларда да уңышлы чыгыш ясыйлар. Күп авылларда милли көрәш, билбау көрәше түгәрәкләре эшли.

Район башлыгы призларына ярышларның шактый кискен барасы алдан ук тоемланды. Биредә районның төрле авылларыннан иң көчле көрәшчеләр җыелган иде. Аларны сәламләп, район җитәкчесе Александр Никошин:

–Сез бик җитди спорт төре белән шөгыльләнәсез. Бу сездә нык ихтыяр, максатчанлык кебек сыйфатлар тәрбияли. Иң мөһиме, физик яктан чыныктыра, сәламәтлекне ныгыта. Спорт белән дус булу сезгә тормышта да  куйган максатларыгызга ирешергә ярдәм итәр. Районда бүген спорт белән актив шөгыльләнү өчен бик күп шартлар тудырылган. Бу юнәлештәге эшләр әле тагын дәвам итәр,–диде.

Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, башлык аларны һөнәр алып туган районыбызга кайтырга өндәде.

–Сездәй егетләр авылларыбызга бик кирәк,–дип басым ясады.

Көрәш берьюлы ике келәмдә барды. Ир-егетләр 15 үлчәмдә көч сынашты. Көннең икенче яртысында бәйгегә нәтиҗәләр чыгарылды. 14 яшьлек һәм аннан кечерәк малайлар арасында Татар Борнаеннан Алмаз Гарипов, Чуаш Кичүеннән Богдан Гыйльметдинов һәм Марат Зәкиҗанов, Түбән Әлкидән Марат Сәгыйров, Фәнзил Хәмидуллин, Яңа Салманнан Фаил Мөхәммәтшин, Базарлы Матактан Илзат Әхмәров җиңү яуладылар.

2002-2004 елгы егетләр арасында Иске Тахталыдан Константин Рыжков, Никита Хәйруллин, Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин, Яңа Салманнан Алмаз Хәйруллин, Алпардан Данил Зәйнуллин пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр.

Ә ир-егетләр арасында Раил Минһаҗевка (Югары Әлки), Рәмис Миндубаевка (Базарлы Матак), Алмаз Хәмидуллинга (Базарлы Матак) тиңнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев