Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Зыятдиновлар гиләсе Әлмәттә Әлки районы данын яклый

16 декабрьдә Әлмәт шәһәрендә пауэрлифтинг һәм спортның көч төрләре буенча Россия Кубогы узды.

Ярышлар 26 номинациядә үтә һәм анда илнең 21 төбәгеннән 180 кеше катнаша. Анда шулай ук Казахстан республикасыннан да ярышчылар була. Бу бәйгедә безнең район данын Зыятдиновлар гиләсе яклый.

 Россия Кубогы өчен узган бәйгедә районның  пауэрлифтинг буенча тренеры Касыйм Вәлимөхәдович катнаша. Шунысы мөһим: әлеге авыр спорт төре белән аның улы Ринат,  оныклары Милана һәм Эмиль дә  шөгыльләнә.  

–    Оныкларым белән ике еллап мускулларны ныгыту өстендә эшлибез.  Миланага – 8, Эмильгә 5 кенә яшь әле. Бу – аларның беренче ярышлары булды, – ди Касыйм Зыятдинов. 

Нәтиҗәдә, Эмильгә ярышта иң яшь катнашучы буларак, диплом һәм Кубок тапшырыла. Милана да һәм аның әтисе Ринат та үз яшьләре һәм авырлыктагылар арасында беренче урынны яулый.  Аларга медаль һәм грамота бирелә. Касыйм Зыятдинов үзе дә ветераннар арасында беренче урынны алып, Россия Кубогына лаек була. Аңа “Татарстан Республикасында пауэрлифтинг һәм спортның көч төрләрен үстерүгә керткән өлеше” өчен, дипломы да тапшырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев