Әлки районында Сабан туе 7, 8 июнь көннәрендә узачак
Язгы кыр эшләре төгәлләнгән соң оештырылучы күркәм бәйрәмне үткәрү Базарлы Матакта – 7 июньгә, авылларда 8 июньгә билгеләнде.
Милли уеннарга бай һәм җырчылар иҗатын тыңлау, үз осталыгыңны күрсәтү мөмкинлеге биргән бәйрәм елдагыча “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере янындагы үзәнлектә үтәчәк.
Бәйрәм итү 6 июньдә үк башлана – кичке Сабантуй була. Оештыручылар бәйрәмгә милли киемнәрдән килүчеләрне хуплый. Әйтик, ирләр – түбәтәйдән, хатын-кызлар – калфактан.
Хөрмәтле әлкилеләр, Сабантуйда катнашмый калмагыз, якыннар, туганнар, дуслар белән бергә килегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев