Башкалабыз Казанда “Яшьармия” Россия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик җәмгыяте хәрәкәтенең Республика Слеты узды.
Анда Республика “Яшьармиячеләр”неңбыел башкарган эшләренә нәтиҗә ясалды, киләсе елга планнар билгеләнде.
Слетта 2022 елда яшьармиячеләр хәрәкәтен үстерүдә зур өлеш керткән коллективлар бүләкләнде. Борискино мәктәбе музее – 1 урын, Югары Әлморза һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары төрле номинацияләрдә икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.
Район мәктәпләре “Яшьармиячеләр”енең уңышлы эшләве нәтиҗәсендә Балалар иҗаты й ортында урнашкан әлеге хәрәкәт бүлмәләренә 1 миллион сумлык төрле җиһазлар кайтарылачак.
Нет комментариев