20 сентябрьдән соң районнан махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә чираттагы ярдәм озатылачак.
Алда суык көннәр башлануны истә тотып, бу юлы хәрбиләребезгә күбрәк җылыткычлар төяп барырга тырышачаклар. Егетләргә бигрәк тә автономлы мичләр, тимер мичләр, кечкенә газ баллоннары һәм алар белән эшли торган плитәләр кирәк.
Шулай ук тиз хәзерләнә торган коры ризыклар, консервланган ит һәм итле боткалар, су, җылы киемнәр, гигиена әйберләре, салфеткалар бик кирәкле ярдәмнәрдән санала. Фронтта бездән яшеренү челтәрләрен көтәләр. Эшкуарлар «КамАЗ», «Урал» автомобильләренә резиналар белән ярдәм итә алалар — файдаланылуда булганнары да ярый.
Бергәләп алынганда, сугыштагы егетләребезнең кәефен күтәрерлек ярдәм тупланыр. Җиңү көнен бергәләп якынайтыйк, хөрмәтле райондашлар! Ярдәмнәрне үзәк китапханәгә үзегез өчен уңайлы вакытта тапшыра аласыз.
Нет комментариев