Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы инвалидлар җәмгыяте “Син үзең генә түгел” проекты белән грант отты

    Район инвалидлар җәмгыяте коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар арасында үткәрелгән конкурста грант отты.

    Әлеге конкурсны Татарстан Икътисад министрлыгы  үткәрде. Инвалидлар җәмгыяте анда “Син үзең генә түгел”  проекты белән катнашты. Җәмгыять җитәкчесе Айсылу Садретдинова әйтүенчә, грант акчаларын алар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, инвалид балаларга һәм аларның әниләренә ял итү, өстәл уеннары, кул эшләре белән шөгыльләнү өчен уңайлы  бүлмә  булдыруга тотарга җыеналар.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: