Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының “Строитель и К” җәмгыяте “Республиканың төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма” бәйгесе җиңүчесе булды

    ​​​​​​​Районыбызда озак еллардан бирле уңышлы эшләп килүче “Строитель и К” җәмгыяте “Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма” республика бәйгесе җиңүчесе булды.

    Реклама

     

    24 апрельдә Казанда “ВолгаСтройЭкспо” 23 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасында “Строитель и К” җәмгыяте генераль директоры Рәшит Мөхәммәтшин Диплом белән бүләкләнде.

    Республикада әлеге бәйгедә катнашучы төзелеш оешмалары шактый күп була. Конкурс комиссиясе  безнең “Строитель и К”ны зур өстенлек белән җиңүче дип тапкан икән, бу инде Әлки төзүчеләре эше күпләргә үрнәк дигән сүз.

    Шуны да әйтергә кирәк: “Строитель и К” җәмгыяте соңгы берничә елда мәдәният йортлары төзүдә дә  республикада эшләрен иң сыйфатлы башкаручы оешмалар исемлегендә килә. Әнә шул уңышлары өчен узган ел Рәшит Мөхәммәтшин Россия төзүчеләренең Сочи шәһәрендә узган съездында Татарстаннан ике кешелек делегация составында катнашты.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: