Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе берлектә халыкны кабул итәчәк

    11 февральдә 12.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстанда Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе берлектә халыкны кабул итәчәк.

    Шулай ук район халкы Татарстанда Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә  районда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  җәмәгать ярдәмчесе  кабул итү бүлмәсендә “Skype” программасына турыдан-туры тоташу юлы белән сорау бирә ала.

    Сәрия Сабурскаяга һәм Рөстәм Галәвовка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр (843)236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка районда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  җәмәгать ярдәмчесе  кабул итү бүлмәсенә килергә тиешләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: