Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

УКЫТУЧЫ

(Барлык укытучыларга багышлыйм)

Укытучы! Парта арасыннан
Күпме күзләр сиңа төбәлгән.
Эчтән генә кабатлап сабыйлар
Хикмәт эзли синбең сүзләрдән.
Укытучы! Шул сәгатьтән башлап
Зур миссия синең иңнәрдә.
Бу дәрестән алар синең белән
Бергә атлый алгы көннәргә.
Бала күңеленең дәфтәренә
Башлап "БЕЛЕМ" сүзен язасың.
Мавыктыргыч дөнья буйлап шулай
Алар белән бергә барасың.
Хәрефләргә хәрефләр кушылып
Иҗекләр һәм сүзләр ясала.
Тапланмаган бала күңеленә
Укытучы озын юл сала.
Күп нәрсәнең серенә төшенеп
Мәктәп елларың шулай үтәсез.
Буйга җиткән егет, кызлар булып
Канат җилпүләрен көтәсең.
Укытучы! Бар көчеңне биреп
Син аларны белемле итәсең.
Шәкертләрдән күпме рәхмәт алып,
Бу исемне горур йөртәсең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев