Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2 декабрьдән соң салым түләмәүчеләргә һәр көн өчен пеня өстәлә бара

2023 ел өчен милек салымын түләү вакыты төгәлләнүгә таба бара. 2 декабрьгә кадәр бу эшне башкарып кую мөһим. 2 декабрьдән соң салым түләмәүчеләргә һәр көн өчен пеня өстәлә бара.


Кайберәүләр, милек өчен салым түләү хатлары килмәде, дип үзләрен тынычландырырга  мөмкин. Хәзер инде андый хатлар килмәс тә. Салым күләме турында квитанцияләрне “Минем салым” шәхси кабинеты аша яисә күпфункцияле үзк аша (МФЦ) алырга мөмкин.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Натлья Голубева мәгълүматларыннан күренгәнчә, Иске Камка, Иске Алпар, ТҮбән Әлки, Карга авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең күпчелеге милек салымнарын түләп куйганнар  инде. Ә менә Иске Салман, Кошки, Иске Чаллы,  Ташбилге авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең бары 40 процентка кадәре генә дәүләт каршында бу бурычлары үтәгән. Аларга әлеге мөһим эшне активлаштыру сорала.
Салым түләү мәсьәләсе буенча сораулар туса, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев