Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2023 ел Әлки районы тарихына иң күп сөт җитештерү елы буларак кереп калыр

2023 ел авыл хуҗалыгы өчен сынауларны тшактый тудырды. Шулай да башлычарайоныбыз өчен ел уңышлы тәмамланды.


Игенчелектә елына күрә бик канәгатҗләнерлек нәтиҗәләребез бар. Бездә 100 мең гектарга якын сөрү җирләре бар.  Шуның 16 мең гектарга якынын көтүләр, печән җирләре алып тора. Игенчеләребез 102 мең тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышы җыеп алдылар. Район буенча уртача уңыш бер гектардан 25 центнердан артык тәшкил итте.

Җәйге айлар шактый коры, эссе тору сәбәпле, терлекләр өчен җитәрлек күләмдә азык запасы туплау куркынычы бар иде. Бу мәсьәлә дә уңай хәл ителде. Җәмәгатҗ терлекләре өчен азык хәзерләгәндә арыш, борчак кырларын да сенажга салдылар. Шулай ук бөртек өчен үстерелгән кукуруз басуларының бер өлеше дә силос буларак  базларга салынды. Нәтиҗәдә 29 мең 500 баш мөгезле эре терлек өчен мул азык запасы тупланды.

Бу механизаторларыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Районыбызның 19 комбайнчысы республиканың иң алдынгы механизаторлары исемлегенәш кереп зур күләмдә премияләргә ия булдылар. “Хузангай” җәмгыятеннән Владислав Кирилов, Евгений Бурдов, Дмитрий Титов, Владимир Смирнов, Вячеслав Илюхин, Илгиз Әхмәтсафин,  Әмир Нуретдинов, Сергей Ермолаев, Максим Морелев, “Востокзернопродукт”тан Радик Хисамов, Николай Солодовников, Рәфис Камалов, Азат Әхмәтов, Денис Бойков, Олег Серягин, Рәфис Насыйбуллин, Тәлгать Кәлимуллин, Илмир Кәлимуллин һәм ришат Әсәтов (КФХ “Хәмитов”) республика комбайнчылары ярышы җиңүчеләре.

2023 ел район тарихына иң күп сөт җитештерү елы буларак та кереп калыр. Терлекчеләребез һәр көнне 200 әр тонна сөт савып эшкәртүчеләргә озаталар. Районда савым сыерлары 767 башка артты. Сөт  җитештерү 2022 ел белән чагыштырганда 20 проценттан күбрәккә үсекш алды.

Авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар киләсе ел уңышы өчен ныклы нигез тудыра алдылар. 26 мең 245 гектар мәйданда уҗым культуралары  чәчелде. Аның төп өлешен көзге бодай тәшкил итә. 48 мең гектарда туңга сөрү, җир эшкәртү эшләре башкарылды. Алдагы ел өчен мул итеп чәчүлек орлык запасы тупланды. Бу көннәрдә механика-трактор паркларында техниканы язгы кыр эшләренә көйләү дәвам итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев