Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

30 августта Базарлы Матакта бәйрәм ярминкәсе гөрләде

“Татарстан Республикасы көне” дигән олы бәйрәмебез бар. Ул елдан-ел купшырак, эчтәлеклерәк, сөенечле нәтиҗәләргә, уңышларга үрелеп үтә.

 
Хәзер әлеге бәйрәмне Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә яхшы беләләр. Бәйрәмгә туры китереп Татарстаныбызга, шулай ук Әлки районына да чит-ят җирләрдән кунаклар кайта, котлаулар килеп ирешә. 
Әле берничә көн элек кенә Ульяновск шәһәрендә яшәүче Дамир исемле туганым шалтырата; “Бәйрәм белән сезнең гаиләне!” – дип куйды ул. Мин башта аптырап калдым: нинди бәйрәм, янәсе. “Татарстан бәйрәме җитә, мин бакчадагы йортым түбәсенә республика флагы элдем инде” – ди Дамир. Аннан: Ул бит безнең дә, читтә яшәүче татарларның да бәйрәме”,  дип тә өстәде.
Әйе, Дамир хатыны Мәйсәрә белән  Татарстанга орынып диярлек торган Ульяновскида гына гомер итсә дә “сез нинди бәхетле республикада яшәгәнегезне белмисез әле”, дип еш кабатлый. 
Шулай инде, үзеңнең тормышны бәяләү өчен бераз читкә китеп карау да җитә.
Районыбызда быел Республика көне  чараларга бай булып, алдан җитди хәзерлек күреп,теләге булган бар халыкны бәйрәмчә күңелен күтәрерлек итеп оештырылган иде. 

Шаулый, гөрли ярминкә 

30 августта район үзәгендә иртә  сәгатьләрдән үк бәйрәм ярминкәсе гөрләде. Ленин урамы – җәяүлеләр бульварында авыл җирлекләре башлыклары оештырган сәүдә рәтләре тезелеп киткән. 
Чуаш Кичүе авыл җирлегеннән бер кечкенә машина арбасы кабак, ташкабак, эре-эре суган төяп килгәннәр. Җирлек башлыгы Рафаэль Зәйдуллин  кабакларын үз бакчасында үстергән икән. “Элек өй артыбызда печән җире бар иде. Бер кисәк печән җыйдык аннан. Быел шул урынга тутырып кабак утырттык. Ишелеп уңды уңыш”, – дип,  ул кочакка сыймаслык сары кабакны чәбәкләп алды. “Тиздән Казанга ярминкәләргә йөри башлыйбыз. Кала халкы элек кабак сорап йөдәтә иде. Быел рәхәтләнеп алырлар” – дип, алга ниятләре белән дә уртаклашты җитәкче. 
Иске Чаллыдан Хамис Хаҗипов зур өстәлне тутырып төрле савытларга бал тезеп куйган. Бер якта ачык төслеләре – чәчәкнеке, икенчесендә карабодайныкы. Без Хамис белән аз гына сөйләшеп алдык. Аның 30 оя умартасы бар икән. Умартачылык шөгыле әтисеннән күчкән. Бал быел күп булды, ди. Татлы ризыкны туганнарына өләшә, алар аша ук сата да икән. 
Без басып торган арада гына да берничә кеше аның балын алып та китте. 
Бал тәгъдим итүчеләр ярминкәдә хәйран күп икән. Апак авыл җирлегеннән Илгизәр Гатауллин әллә ничә төрле балны уңайлы савытларга салып килгән.
“Менә монысы төрле чәчәктән, ачык төслесе юкәнеке, ә бусы карабодайны кы дип”, ул кызыксынып килгән сатып алучыларга продукциясен тәкъдим итә. Шунда ук кайсы балның нинди чирләргә шифасы булуын да сөйли. 
Илгизәр - комбайнга утырып шактый еллар иген суктырган егет. Унсигез еллар элек Ульяновск өлкәсендәге умартачы Александр Шадский белән танышып, аның янәшәсендә өч ел буе умартачы серләрен өйрәнгән.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Хәзер инде Апак авыл җирлегендә үзенең умарталыгын  булдырган. Анда умарта илләре 40 оядан артык. 
“Балны сатуы кыен түгелме?” дигәч,  “Сыйфатыңны югалтмасаң, маркаңны сакласаң – һәр елны ала торган клиентларың артып кына тора” – ди Илгизәр. Үзен исә республикада, Ульяновск, Димитровград шәһәрләрендә үтә торган  ярминкәләргә еш чакыралар икән. 
Арырак Валерий Салие зур савыттан  в сатып алучыларга бал тутыра. Ул аларга “дөрес” балны ничек сайлау серләрен дә ача. Чын бал кашыктан салганда савытка чаклы өзелмичә агып торырга тиеш, менә шулай” дип, үзенең татлы продукциясен күрсәтә. 
Валерий Салиев бик актив пенсионер ул безнең. Гомере буе агачлардан төрле өй җиһазлары, эш кораллары ясаган шәхес. Үзенең осталык серләрен балаларга, яшь буынга сеңдереп калдырырга тырыша. Аның сәүдә өстәлендә агачтан калак, тукмак һәм башка көнкүреш предметлары ята. Һәркайсы күз явын алырлык, зәвык белән, оста итеп эшләнгән. 
Җәмәгать туклануы предприятиеләре каршында яңа чалган терлек ите белән сату иттеләр. Ташбилгедән Зөфәр Хөснетдинов зур терлек ите белән сәүдә алып барды. Килограммы 450 сум икән. 
    Алучылары күп түгел иде. Зөфәр үзе “безнең клиентлар җомга көнне үзәк базардан алырга гадәтләнгән “ дип аңлатты. 
Карга авылы уңганнарының казлары да өлгергән икән инде. Шәп ит каз түшкәләре, үрдәк, бройлер сатучылар алардан шактый иде. 
Балалар иҗат йорты каршында авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли. Биредә килосы 10 сумнан бодай, 9 сумнан арпа, солы саталар. Өйләренә китереп бирергә дип түләп китүчеләр дә бар. Бөртекне “Әлки хәбәрләре” газетасы аша да тәкъдим итеп торалар. Ә менә кайбер кешеләр ярминкәдә сайлап, сатып алуны хуш күрә икән. 
Чуаш Кичүе урманчылыгыннан Илһам Минһаҗев  үзенең МТЗ тракторы әрҗәсенә ярган утын төяп   килгән. Кипкән утынга шунда ук сатып алучысы да табылган. 
 – 7500 сумнан сатылды, әле тагын сорап килүчеләр булды. Исемнәрен язып алдым,аларның өйләренә китереп бирергә тырышырбыз,- ди Илһам. 
Шунда ук ярмаган утын, буе белән сатыла торган агачлар да бар. Чуаш Кичүе урманчылыгы җитәкчесе Ленар Камалов халыкка сайлап алу мөмкинлеге булсын диеп тырышкан. 
Ярминкәдә халыкка бәрәңге, башка яшелчәләр, тозлаган гөмбә, кайнатмалар күп тәкъдим ителде.
Ярминкәдән сатучылар да, сатып алучылар да канәгать калды дип уйлыйм. Алга таба да халыкка  мондый мул ярминкәләр оештырылыр әле.
 

Үзәк паркта – тантана

Базарлы Матак үзәк паркы бәйрәм кунакларын тагын да төзекләнеп, яңартылып, ямьләнеп кабул итте. Төп паркны карап торучы Базарлы Матак мәктәбе коллективы тырышлыгы бу. 
Көне дә бик матур булганга Үзәк паркта үтәсе республика көне бәйрәменә халык хәйран күп җыелган иде. Төп сәхнәдән барлык әлкилеләрне, кайткан якташларны, кунакларны район башлыгы Александр Никошин  сәламләде. 
 
 


– Татарстан Идел буе округында гына түгел, бөтен Россия төбәгендә иң алга киткән, зур районнарның берсе. Сезгә билгеле булганча, республиканың авыл хуҗалыгы – бигрәк тә игенчелек, терлекчелек тармагы күп төбәкләр өчен зур үрнәк. 
Районыбызның бу өлкәдә иң алдынгылар исемлегендә булуы без әлкилеләр өчен бигрәк тә куанычлы. Игенчеләребез 33 мең гектар мәйданнан 95 мең тоннадан артык икмәк җыеп алдылар инде. Уртача уңыш һәр гектардан 30 центнер тәшкил итә. Терлекчеләребез һәр көнне 157 тонна сөт җитештереп эшкәртүчеләргә озата. Кыскасы, Әлки уңганнары Республика көнен әйбәт кәеф, зур хезмәт уңышлары белән каршылый. Аларның һәркайсына ихлас рәхмәтләремне җиткерәм, - диде Александр Никошин. 
Аннан ул татар теленә күчеп: 
– Барчагызга да исәнлек-саулык, иминлек телим. Бәйрәм белән!, –  диде. 
Республика көнен безнең белән бергә ТР Дәүләт Советы депутаты, Әлки якташлык җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева да каршылады. Ул бәйрәмгә җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп:
– Хөрмәтле әлкилеләр, кайткан кунаклар! Мин чын күңелемнән сезне Республика көне белән котлыйм. Бу безнең өчен олы бәйрәм. Республикабыз елдан-ел матурая, ныгый.Бездә кыю, халык өчен мөһим программалар кабул ителә.Сез моны Әлки җирендә дә күреп торасыз. Әлки төбәгендә иң уңган, иң тырыш, ачык күңелле, кунакчыл кешеләр яши. Биредә авыл хуҗалыгы да, эшмәкәрлек тә үсә. Тагын социаль эшмәкәрлек тә барлыкка килде. Әлки районының  даны үсә барсын иде . Ә аның даны- сез, хөрмәтле якташлар. Районыбыз алга таба чәчәк атсын, балалар туып торсын, яшьләр олыларга алмашка килсен! - дигән теләкләрен юллады Алсу Рөстәм кызы. 
Аннан Александр Никошин һәм Алсу Нәбиева бер төркем хезмәт алдынгыларына, талантлы әлкилеләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырдылар. 
Сәхнә түренә күп балалы гаиләләрдән укучылар чакырылып, аларга портфельләр, мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. 
Сәхнәдә җырлы-биюле бәйрәм концерты дәвам итте.   

 

Талантлы яшьләребез күп 

    Үзәк паркта Балалар иҗаты йорты карамагындагы төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар үз осталыкларын ачык һавада күрсәтәләр. Алар “Минем Татарстан” дип исемләнгән иҗат остаханәсе аша рәсемнәр ясыйлар, төрле төстәге җепләрдән сувенирлар эшлиләр, агачтан бизәкләр, эш кораллары тудыралар. 
      Әнә Ильяс Һидиятуллин берничә яшь малайлар белән өстәл тулы кашыклар, калаклар ясап бәйрәмгә чыккан. Балалар исә” монысын мин эшләдем” дип, һәркайсы үз әйберен күрсәтергә тырыша. Мондый талантлы, оста куллы сабыйларның булуы бик куандыра. 
     Берничә кыз яшел, кызыл, ак җепләрдән – Татарстан әләме төсләреннән – чәчәк тудырып, аны олы кунакларга: Александр Никошинга, Алсу Нәбиевага һәм башкаларга бүләк иттеләр. Аннан бергәләп истәлеккә фотога да төштеләр. 
      Ә балалар ясаган рәсемнәр аша Татарстанның нинди ямьле, матур табигатьле, мул уңышлы республика икәнен күрдек. 

 

Сәдәптән–итәк, тәңкәдән – агач

 Район мәдәният хезмәткәрләре хәзерләгән күргәзмә-конкурс та күпләргә ошагандыр. Апак авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия     Хөсәенова     үз янына оста куллы апаларны җыеп, алар шөгылен балаларга өйрәтеп калдыру өчен  тырыша икән. 71 яшьлек Зөлфирә Хуҗиева мозаикалардан картиналар тудыру белән шөгыльләнә. Аның 6-7 картинасын әлеге күргәзмәгәдә куйганнар иде. Төрле төсләрдә җемелдәшкән бу рәсемнәрдән озак күзеңне ала алмый карыйсың. Хәйран вак төймәләрдән ихтыяр көче туплап шундый рәсемнәр булдыру өчен күпме тырышлык кирәк. Шул ук Апактан Роза Әхмәтҗанова чәчәкләрне киптереп, төрле композицияләр тудыра. Аның чәчәкләре дә тере сыман тоела. 
    Рәмзия үзе дә кул астындагы вак-төяктән әллә нәрсәләр ясарга өйрәнгән. 
–    Монысы иске тәңкәләрдән “бәхет агачы” ясадым. Ә бу зур, купшы итәкле кызның киеме сәдәпләрдән эшләнгән,- дип, үзенең иҗаты белән таныштырды ул. 
Яшьләр район мәдәният йорты хезмәткәре Сөембикә Хәмитова үзе ясаган мөселман хатын-кызлар баш киемнәре тезеп куелган. Биредә яшь кызлар өчен дә, урта буын һәм олыларга да калфакларның күңелеңә туры килгәнен сайларга мөмкин. 
    Арырак Каракүл клубының кул  эшләре. Лидия Казакова  төрле оекбашлары, урындык җәймәләре, чәчәкләр эшләп килгән. Барысы да бик үзенчәлекле бизәкле. Иске Салманнан Рамилә Вәлиева эшләре дә күпләрне кызыксындырды. Ул шул ук нәрсәләрне бөтенләй яңа бизәкләр аша бәйләгән. 
   Югары Матактан Галина Кудряшова мамык җепләреннән курчаклар бәйләү серләрен балаларга өйрәтә. Ул үз эшләрен әлеге күргәзмәгә куйган. Һәркайсына кул ирексездән сузыла, тотып карыйсы килә. Түбән Әлкидән Гөлүсә Фәсахова ясаган аккошлар, әтәч, мендәр тышлары да күз явын алырдай эшләнгән. 
    Монда әле без татар, чуаш, рус халкы баш киемнәре, милли ашлары белән дә таныштык. 
     Ә чәчәкләрдән, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән тудырылган композицияләр әлки җирендә яшәүче халыкның ни дәрәҗәдә иҗади, бай фикерле, талантлы булуын тагын бер кат исбатлады. 
      Район китапханәсе оештырган шигърият почмагы да эчтәлекле, күп халык катнашында узды. Анда Алсу Нәбиеваны туган тел турында бик мәгънәле укыган шигыре өчен алкышладык. 
  Ә кичен Үзәк паркта бәйрәм концерты,  дискотека һәм Республика көне уңаеннан фейерверк оештырылды. 

         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев