Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АЛЬБЕРТ ЗАКИРОВ – ИКЕНЧЕ МӘРТӘБӘ РАЙОН САБАН ТУЕ БАШ БАТЫРЫ. ФОТО

 Татар көрәше – Сабан туеның төп бәйгесе.

  Баш батыр ачыкланганчы бәйрәмнән кеше таралмый. Бу юлы да киеренке алышта чын батыр мәгълүм булып, ул галәмәт зур тәкәне сыртына салып мәйдан әйләнгәндә сәгать дүрт тулган иде инде.

Быелгы район Сабан туе батыры – Базарлы Матак егете Альберт Закиров. Балачактан көрәшеп үсеп чыныккан Альберт 2016 елда инде Сабан туе батыры булып калган иде. Быел да көч-егәр буенча аңа тиңнәр табылмады.

 

 Көрәш яратучылар келәмдәге алышларны рәхәтләнеп карап, их­ластан җан атып һәм алкышлап утырдылар, күп эмоцияләр, шат­лыклы һәм киеренке мизгелләр кичерделәр.

Ярышларның та­гын бер бизәге – аны кызыклы, эчтәлекле һәм гаҗәеп мавыктыр­гыч итеп спорт трене­ры Рифкать Габбас улы Сәгъдиев алып бар­ды. Спорт тормышы белән кайнап яшәүче, күпләрне үз артыннан иярткән һәм бихи­сап яшь футболчылар тәрбияләгән шәхес ул.

Көрәшне гадәттәгечә балалар, үсмерләр башлады. Алар берничә көн алдан “Алинә” спорт залында көч сы­нашып, һәр үлчәмдә финалчыларны ачы­клаганнар иде. Инде мәйдан тулы халык алдында яшьләребез призлы урыннар өчен бил алышты. Аларның күбесе мәктәпләрдәге спорт секцияләрендә тренерлардан дәресләр алып, көрәш белән җитди шөгыльләнә. Әнә бит келәмдә дә, олылардан һич калыш­мыйча, матур алымнар күрсәтеп җитди итеп көрәшәләр. Киләчәктә бу малайлар Сабан­туй мәйданнарын то­тучы батырлар булып җитешер әле.

 

Фоторепортаж материал астында

↓↓↓

 

Башка район Сабан туйларында хатын- кызларның да көрәшүе турында күп ишетә идек. Районыбызда да билбау көрәше белән шөгыльләнүче кыз­лар шактый бит. Быел төп келәмне аларга да бирергә булдылар. 60 килограммга кадәр үлчәмдә финалга чык­кан кызлар беренчелек­не ачыклады. Җиңүче булып күп тапкыр­лар Татарстан, Россия бәйгеләре призеры бул­ган Иске Тахтала кызы Ксения Хәйруллина калды (тренеры Рәмис Вафин). Икенче урын­ны Регина Нуретди­нова (Базарлы Матак), өченче урынны Веро­ника Хәйруллина (Иске Тахтала) алды.

Үсмерләр арасында үз үлчәмнәрендә Сабан туе батырлары булып Алмаз Гарипов (Татар Борнае), Рәис Гайфуллин (Түбән Салман), Альберт Рәхмәтуллин (Базарлы Матак), Владислав Анд­риянов (Татар Борнае), Илназ Хәмидуллин (Ба­зарлы Матак), Алмаз Хәйруллин (Түбән Сал­ман), Данил Зәйнуллин (Алпар), Рәмзил Абдул­лин (Ташбилге), Рәсим Әхмәров (Базарлы Матак), Николай Заха­ров (Анино Салман) та­нылдылар. Яшьләр ара­сында баш батыр Рәсим Әхмәров булды. Ул җилкәсенә тәкә салып мәйдан әйләнде.

Менә мәйдандагы ике келәмдә көрәш та­гын да җитди төсмер алды - өлкәннәр бил алыша башлады. Бер келәмдә кунаклар үз ара­ларында җиңүчеләрне ачыкласа, икенчесендә ү з е б е з н е к е л ә р сөлгеләрне билләргә салды.

Һәр ике келәмдә икешәр хөкемдар эшли. Баш хөкемдар Рәмис Ва­фин исә соңгы, хәлиткеч нәтиҗәне чыгара тора.

Көрәшне алып бару­чы Рифкать Сәгъдиев Рәмис Миндубаевны келәмгә чакыргач, ха­лык дәррәү кул чап­ты. Кыскачарак буйлы, калын беләкле, киң җилкәле бу егет көрәш сөючеләргә яхшы та­ныш. Ул 75 килограммга кадәр үлчәмдә келәмгә чыккан һәр көндәшен матур алымнар белән җиргә салып торды. Кайбер көрәшчеләрдән өстенлеген исбатлар өчен Рәмискә секундлар җитте, икенчеләре белән шактый тир түгеп, көч югалтырга туры килде. Алгарак китеп әйтим, Рәмис баш батыр өчен көч сынашканда Ба­зарлы Матактан Алмаз Хәмидуллинга оттырды. Алмаз былтыргы Сабан туе батыры, республи­ка ярышларында зур җиңүләр яулаган егет. Рәмистән үлчәм буенча да 10 килограммга авыр­рак. Ул үз өстенлеген келәмдә чиста җиңүе белән дәлилләде.

85 килограммнан артыграк үлчәмдәгеләр арасында кискен көрәш барды. Альберт Закиров Риназ Насыйбуллиннан (Ташбилге егете, рай­он Сабантуйлары баш батыры исемен йөртә) өстенлеген келәмдә шактый озак алышып кына исбатлый алды. Хәер, Альбертка Илназ Хафизов та бик авырлык белән җиңелде.

Ә менә баш батыр исеме өчен былтыргы Сабан туе җиңүчесе Ал­маз Хәмидуллин белән Альберт Закиров ара­сындагы алышта кемнең өстен булуы бернинди шик калдырмады. Аль­берт башта матур алым­нар ясап очколар җыйды. Аннан инде көндәшен сыртына ук салып, чиста җиңүгә иреште.

Сүз дә юк, Алмаз да бик оста көрәште. Әмма ул Альбертның бүген үзеннән өстен бу­луын танып, аның ку­лын кысты. Бу вакытта инде төрле яктан көрәш карап кызган егетләр йөгереп чыгып, Аль­бертны күккә чөйделәр. Әти-әнисе, туганнары сөенечтән күз яшьләрен сөртеп, баш батырны ко­чаклап котладылар.

Шулай итеп, инде икенче тапкыр Әлки Сабан туе баш батыры дигән дәрәҗәле исем­не Базарлы Матак егете Альберт Закиров яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев