Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин: «Башкаларга үрнәк булып яшәүче кешеләр бар»

Безнең арабызда мөмкинлекләре чикләнсә дә, язмышларына үпкәләмичә, кайчак әле башкаларга үрнәк булып яшәүче кешеләр бар.

 
Инвалидларның тормышын күпмедер җиңеләйтү өчен республикада,  шулай ук районда күп төрле  шартлар тудырыла. Әйтик, халыкка хезмәт күрсәтә торган учреждениеләргә, мәктәпләргә, хастаханә биналарына керү юлына пандослар куела һәм бу эш әле дә дәвам иттерелә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр  район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренең аерым игътибарында. 
Районыбыздагы Юхмачы инвалидлар һәм өлкәннәр йортында 70 кеше тәрбияләнә. Аларның күпчелеге – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр. Үзләренә дәүләт тарафыннан да, район ярдәме белән дә,тормышларын җиңеләйтү өчен, бөтен шартлар тудырыла.
Мин шулай ук авыру әти-әниләрен, балаларын еллар дәвамында тәрбияләүче гаиләләргә дә бик рәхмәтле.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күбесе – тормышта бик актив яшиләр. Алар, язмышларында булган киртәләрне җиңеп, хезмәт куялар, мәдәният тормышында, спортта актив катнашалар.
Һәр елның 1 декабреннән инвалидлар ункөнлеге  оештырыла. Быел да әлеге тенденцияне саклап, без декада  барышында районда мөмкинлекләре чикле кешеләр белән күп төрле чаралар оештырабыз. Ункөнлек барышында авылларда яшәүче инвалидларның өйләрендә булып, игътибар белдерү, концертлар кую, өй эшләрендә булышулар планлаштырыла. “Колос” кинотеатрында бушлай кинолар күрсәтү, “Ләйсән” йөзү бассейнына түләүсез йөрү һәм башкалар каралган. 
Иң мөһиме, игътибар һәм йомшак мөгамәләне физик мөмкинлеге чикләнгәннәр ункөнлектә генә түгел, ел әйләнәсе тойсыннар иде, дигән теләктә калам.
Александр Никошин,
муниципаль район башлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев