Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль районы башкарма комитетының III утырышы булды

Бүген, 29 ноябрьдә, Әлки муниципаль районы башкарма комитетының III утырышы булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов алып барды.

 
Утырышка башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, бүлекләренең, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, авыл мәдәният йорты директорлары чакырылган иде. 
Биредә башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Әсхәт Гарипов, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Людмила Емельшина, башкарма комитетның архив бүлеге җитәкчесе Елена Егорова, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Халиуллина, авыл җирлекләре һәм гомумбелем бирү оешмаларында утны сакчыл тоту буенча территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Лариса Давыдова чыгыш ясадылар.
Людмила Емельшина авыл клублары һәм мәдәният йортларының эшчәнлеге турында хисап тотканда, халыкның социаль яктан якланмаган төркеме – өлкәннәр, мөмкинлекләре чикләнгәгән кешеләр, аларның гаиләләренең ял вакытын оештыруга да зур игътибар бирелүен әйтте. Хезмәткәрләрләр андый кешеләрнең өйләренә бара, концертлар куела,  инвалид балалар үзләренә дуслар тапсын өчен очрашу кичәләре дә оештырыла икән. 
  Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина сүзләренә караганда, районыбызда бүгенге көндә 41 гаилә 67 баланы тәрбиягә алган, опека алган 24 гаиләдә исә 32 бала тәрбияләнә, 21 гаиләдә уллыкка алынган 23 бала үсеп килә. Җитәкче бүлек хезмәткәрләре тарафыннан әлеге балаларның нинди шартларда яшәүләрен, тәрбияләнүләрен даими тикшерелеп торуын ышандырды. 
 ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Халиуллина быел 10 айда 69 бала тууын әйтте, шуларның 40 гы – малай, 29 ы кызлар икән. Әмма бу сан 2021 елның шул чоры белән чагыштырганда, 18 санга кимрәк булуын ассызыклады. 231 кешенең үлеме турында акт төзелгән, бәхеткә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 51 очракка кимрәк. 61 пар мөнәсәбәтләрен теркәгән, 49 гаилә таркалган. 
Лариса Давыдова чыгышыннан исә кайсы авыл җирлекләрендә һәм гомумбелем бирү йортларында ут күрсәткечләренең тиешледән югарырак булуы да ачыкланды. Башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов һәр очракны аерым тикшереп, хисап бирергә кирәк булачагын әйтте. Ул шулай ук авыл клублары эшчәнлеген шәхсән күреп китү теләге булуын искәртте. Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина чыгышыннан соң исә әлеге хезмәтнең эше үтә җаваплы булуын ассызыклап, бала язмышын хәл иткәндә аеруча игътибарлы булырга кирәклегенә басым ясады. 
Чыгышлардан соң, авыл җирлеге башкарма комитет хисапчылары Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев