Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районда халыкны шәхси сораулары белән депутатлар кабул итте

Гаилә елы уңаеннан “гаиләләргә ярдәм” проекты кысаларында районда халыкны шәхси сораулары белән кабул итүләр булды.

Халык гозерләрен ТР Дәүләт Советы депутатлары Александр Чубаров һәм Алсу Тарханова тыңладылар. Кабул итүләрдә район башлыгы Александр Никошин һәм халыкка хезмәт  күрсәтүче  кайбер оешма вәкилләре катнашты.

Риса Фролова Чуаш Кичүеннән үзен борчыган мәсьәлә белән килгән. Ул 2023 елның июленнән бирле бала өчен алимент  алмый башлаган. Биектау районы суд приставларына хат юллау да файдасыз булды, ди ханым. 
Александр Чубаров бала өчен алимент алуда ярдәм итәргә ышандырды. Мөрәҗәгать итүче ананың гаризасын үзләре белән алып республика суд приставларына хат юлламалар, мәсьәләгә ачыклык  керттеләр, диде.

Базарлы Матакта яшәүче Туйбикә Сыраеваның улы махсус хәрби  операциядә катнашып җәрәхәтләр алган икән. Инде  3 айдан бирле аны комиссовать итми йөриләр, ди ана.  Хәзер улы госпитальдә дәвалана икән. 

Александр Чубаров: “Бу эштә без депутатлар да, район башлыгы да ярдәм итә алмыйбыз шул. Без сезнең мөрәҗәгатьне Республика хәрби комиссариатына юллыйбыз. Алар улыгызга тирәнтеп хәрби медиөина күзәтүе үткәреп, үз карарларын чыгарырлар”, – диде депутат.
Базарлы Матакта яшәүче Сирень Мөхәммәткәримова депутатлардан даими (бессрочный) куллану өчен күпбалалы ана документы алуда ярдәм сорый. Чынлыкта яңа төрдәге күпбалалы ана таныклыгы районга кайтмаган икән. Ул тиздән килеп ирешәчәк. Әлегә исә Сирень Мөхәммәткәримовага  күпбалалы  ана булуы хакынңа белешмә бирергә килештеләр. 

Район үзәгендә яшәүче Вера Красильникова ире дә, улы да махсус хәрби операция зонасында. Ул кайнар ноктада катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә нинди ярдәмнәр каралуы белән кызыксына. Вера Васильевнага Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан ярдәмнәр, льготалар хакында рәсми хат алып аңа юлларга ышандырдылар.  
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев