Әлки районы башлыгы урак батырларына рәхмәт белдерде
Район башлыгы Александр Никошин алдынгы комбайнчыларны хезмәт җиңүләре белән котлады
Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре зур оешканлык белән дәвам итә. Басуда иң әйбәт уңышларга ирешеп хезмәт куючы комбайнчыларны район башлыгы Александр Никошин кырга барып котлады.
“Көнчыгыш Әлки” территориаль идарәсендә комбайннар Үргәгар кырында арпа суктыруда эшли. Алар янында район җитәкчесе Александр Никошин булды. Биредә дүрт комбайн белән 134 гектарлы кырда турыдан-туры арпа суктыралар. Уңыш бер гектардан уртача 18 центнер чыга.
Идарәдә урак башыннан иң күп бөртекне Үргәгардан Әхәт Кәрип улы гомере буе механизатор хезмәтендә. Ул әлеге Доминатор комбайнына 2002 елда утырган булган. Быел шул кыр корабы белән 21нче сезон уракта катнаша. Әхәт урак башланганнан бирле 1446 тонна икмәк суктырган. Ул 514 гектар мәйданнан уңышны җыеп алган.
Александр Никошин тәҗрибәле, тырыш механизаторга рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.
– Ару-талуны белми эшләгәнегез өчен рәхмәт сезгә, хезмәттә яңа уңышларга ирешегез, – дип җылы теләкләрен ирештерде.
“Көньяк Әлки” механизаторы Тәлгать Кәлимуллин бу көннәрдә “Көньяк Көнчыгыш Әлки” территориаль идарәсе игеннәрен урып-җыюда эшли. Әнҗерә басуларында борчак суктырганда аның янында Александр Никошин булды. Ул урак башыннан 1242 тонна бөртек суктыруга ирешкән. Барысы 539 гектар мәйданнан игеннәрне җыеп алган. Ул алдынгы механизаторга киләчәктә дә уңышлар теләп бүләкләр тапшырды.
“Яшь көч” җәмгыятендә ике комбайн арпа суктыруда эшли. Күп еллар дәвамында районның алдынгы механизаторы булган Ришат Әсәтов быел да лидерлыкны бирми. Ул район комбайнчылары ярышында беренче урында бара. Урак башыннан 2 мең тоннадан артык икмәк суктырган Ришат Әсәтовны Александр Никошин хезмәт казанышлары белән котлап бүләкләр тапшырды.
“Көнбатыш Әлки” механизаторы бу көннәрдә Иске Матак кырларында борчак суктыруда эшли. Урак башыннан 1053 тонна бөртек суктырган комбайнчы Юрий Волостновны район башлыгы хезмәттәге уңышлары өчен рәхмәт белдереп Рәхмәт хаты. Акчалата бүләк тапшырды. Ул аңа алга таба да темпны киметмичә эшләвен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев