Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы чаңгы базасы буйлап нарат агачлары утыртылды

Базарлы Матак янәшәсендәге чаңгы базасы буйлап нарат агачлары утыртылды.

Районның чаңгы базасы елдан-ел үсеш ала. Хәзер анда кышын да, җәен дә спорт белән шөгыльләнү, төрле физик күнегүләр ясау мөмкинлеге тудырылды. Тик менә кышкы җилле көннәрдә, биредә чаңгы шуарга уңайсызрак иде.  Үтәли җилдән ышыкланырга агачлар юк. Дөресрәге, чаңгы юллары буйлап агачлар утыртылган, тик алар – яфраклы үсентеләр, салкын җилгә киртә тудыра торган түгелләр. 

Район советы, башкарма комитеты аппараты һәм бүлекләре белгечләре, “Бердәм Россия”нең  җирле оешмасы вәкилләре катнашында әлеге базаның чаңгы юллары буйлап өч рәт буразнада  нарат агачлары утыртылды.

Әлки урманчылыгы җитәкчесе Евгений Мулинов әйтүенә караганда, әлеге нарат үсентеләре бик әйбәт сортлылар. Алар Саба урман хуҗалыгының алдынгы технологияләр ярдәмендә эшли торган питомнигында җитештерелгән. Үсентеләр ярты метрдан озынрак, тамырлары нык күренә. Шунлыктан аларның үсеп китү мөмкинлеге 100 процент исәпләнә икән. 

Агач утыртучыларга район башлыгы Александр Никошин һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез дә кушылды. 
Тиздән район чаңгы базасы буйлап куе наратлык тезелеп китәр. Кышын исә сәламәтлек өчен файдалы саф һава биргән нарат араларында, салкын җилләргә бирешми, рәхәтләнеп чаңгыда шуарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев