Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Кылган изге гамәлләрегез чиксез”

3 апрельдә Базарлы Матакның Актай кафесында үткән ифтарда 100 дән артык кеше катнашты.Бирегә районның татарлар яшәгән күп кенә авыл җирлекләреннән кунаклар чакырылган иде.Мәҗлес ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев матди ярдәме белән оештырылды.

Авыз ачуга килгән кунакларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде:
- Якташыбыз Фоат Вәли улы районда дүрт  көн рәттән диярлек  районның төрле кустында,барысы 17 авыл халкын чакырып ифтарлар үткәрергә ниятләгән.Без аңа бу изге гамәле өчен рәхмәт белдерәбез,-диде ул.
Район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев иң элек вәгазь сөйләде.Аннан Корьән сүрәләре укыды.
Сүз Фоат Вәлиевка бирелде.Ул ифтарда катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде һәм:
- Бездә тормыш әле Аллага шөкер.Әнә табыннарыбызда ни генә юк.Ә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез окопларда кунып хезмәтләрен дәвам иттерәләр.Без аларның да исән имин әйләнеп кайтулары өчен догалар кылыйк,-диде Фоат Вәлиев.
Шәүкәт мәчете имамы Рафаэль  хәзрәт Гыйлметдиновның да әйтер сүзе бар иде:
- Бүгенге мәҗлесне оештыручы Фоат Вәлиев һәр елны дин кардәшләрне ифтарлар үткәреп сөендерә.Аның изге гамәлләре болар белән генә чикләнми.Мин Фоат Вәлиевич сезгә үзебезнең Шәүкәт мәчете мәхәлләсе исеменнән  аерым рәхмәтләр җиткерәсем килә.Мин сезгә уңайсызланып кына бер тапкыр гына “мәчет каршына автомобиль кую урыны ясап булмасмы икән”дип мөрәҗәгать иткән идем.Сез “әз генә җирләр кипсен дә,эшләрбез”дигән идегез.Озак та үтмәде мәчеткә килүчеләр өчен иркен,җайлы машина кую урынын ясаттыгыз.Алланың рәхмәтләре яусын сезгә.Сез җитәкләгән коллектив төзегән сыйфатлы юллардан йөреп шатланабыз.Сезгә ,туганнарыгызга,якыннарыгызга сәламәтлек телибез.Мактаулы эшегездә ару-талуны белмичә озак еллар безне сөендереп хезмәт куйсагыз иде,-диде Рафаэль  хәзрәт.
Авыз ачкач,күмәк намазлар укылды.Аннан сыйлы табын артында иркенләп тукланып утырдык.
Дини мәҗлестә катнашучыларга кафе хезмәткәрләре “сәхәрдә сыйланырсыз” дип тәм-томнар тутырылган пакетлар да өләштеләр.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев